Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
14.06.2017

Республика клиник хастаханәсендә Заманча ультратавыш технологияләре үзәге ачылды

Республика клиник хастаханәсендә Заманча ультратавыш технологияләре үзәге үз эшен башлады, анда заманча нурлы һәм ультратавыш диагностикасы технологияләре тормышка ашырылачак. Бу  башлангыч Республика клиник хастаханәсе җитәкчелеге инициативасы белән һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәме белән башкарылган, - дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. 

Үзәктә республиканың дәвалау оешмалары хәзмәткәрләренең укулары үтәчәк. Яңа үзәктә профильле белгечләр өчен мастер-класслар июль аенда ук башланачак. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының ультратавыш диагностикасы буенча штаттан тыш белгече, Республика клиник хастаханәсенең диагностика бүлеге җитәкчесе Мөнир Төхбәтуллин сүзләренчә, соңгы ике елда хастаханәдә, ультратавыш элостаграфиясе һәм ультратавыш диагностикасында контраст тикшеренүләр кебек яңа технологияләр кертелгән.

 (Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20