Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
13.04.2017

Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгендә бер көндә 2 өч игез бала туган

Бүген республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгендә бер көндә 2 өч игез бала дөньяга килә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

«Дөньяга алты сәламәт малай туды. Хәзер әниләр һәм сабыйлар үзләрен яхшы хис итә», — диелә хәбәрдә.
.
Өч игез туу — сирәк очрый торган вакыйга, ә аларны берьюлы ике ананың бер көндә, бер оешмада табуы — бигрәк тә.

Герой аналарның каян икәнлеге һәм сабыйларның авырлыгы әлегә хәбәр ителми.

Барлыгы 2016 елда республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгендә 5671бала туган, 135 игезәк һәм җиде 3 игез бала дөньяга килгән.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера