Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
29.08.2017

Республика Көненә багышланган бәйрәм чараларын “Яңа Гасыр” турыдан-туры трансляциядә күрсәтә

30 нчы август көнне Татарстанда Республика Көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан бәйрәм көнендә «Яңа Гасыр» телеканалы махсус төзелгән программа нигезендә эшләргә җыена.

Төп бәйрәм чараларыннан турыдан-туры трансляция 18:00 сәгатьтә «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында башланып китә. Программа нигезендә махсус бәйрәм чараларын, концерт программасын һәм үзәк бәйрәмне трансляцияләү планлаштырыла. Бәйрәм трансляциясе 21:30 сәгатьтә тәмамлана һәм эфир «Новости Татарстана» чыгарылышы белән дәвам итә.

Искәртеп узыйк, моннан 27 ел элек, 1990 нчы елның 30 августында, республика Югары Советы Татарстан ССРының дәүләт суверенлыгы турында декларация кабул итте. Республика көне Татарстанда 1991 нче елдан бәйрәм ителә. Бу көндә хәзерге вакытта республика башкаласы — Казан шәһәренең туган көне дә бәйрәм ителә.

Республика Көнен «Яңа Гасыр» телеканалы белән бергә уздырыгыз!


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера