Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
15.12.2015

Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең яңа беренче урынбасары билгеләнде

Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең яңа беренче урынбасары билгеләнде Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең яңа беренче урынбасары итеп Эльвира Әхмәтова билгеләнде.

Искәртеп үтәбез, элеккеге беренче урынбасар Нурия Беломоина бу вазыйфадан 16 октябрьдә китте.
Белешмә өчен: Эльвира Әхмәтова 1978 елның 9 маенда ТР Әгерҗе районында туган. 2000 елда Алабуга дәүләт педагогика институтын тәмамлаган.
2000-2004 елларда - “Алабуга радиостудиясе” мәгълүмат хезмәте һәм “Ал-медиа” ААҖ хәбәрчесе, татар редакциясе җитәкчесе, хәбәрләр хезмәте җитәкчесе;
2002-2004 елларда – «Татарстан» радиосының штаттан тыш хәбәрчесе; 
2003 -2004 елларда – шул ук вакытта «БИТ–ТВ» телеканалында хәбәрләр хезмәте җитәкчесе;
2004-2012 елларда – “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында әйдәп баручы белгеч, ММЧ бүлеге башлыгы;
2012-2012 елда – ТР «Татар китап нәшрияты» ДУП баш мөхәррире урынбасары; 
2013-2015 – “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында эшләр белән идарә итүче;
2015 елның июленнән - “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20