Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
28.06.2017

Республика мөхтәсибәтләрендә дәгъват юнәлешен көчәйтәчәкләр

Кичә Диния нәзарәтендә республика имам-мөхтәсибләренең дәгъват юнәлеше өчен җаваплы урынбасарларының җыелышы булып узган. Җыелышта мөфтинең урынбасарлары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Мансур хәзрәт Җәләлетдинов һәм Илфар Хәсәнов, шулай ук республика районнарыннан 20дән артык урынбасар катнашты, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Очрашуны алып барган нәзарәтнең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров дини дәгъватның төп юнәлешләрендә, аның үзенчәлекләрендә һәм көн кадагында торган мәсьәләләрдә тукталды. Бу юнәлештә системалы эш алып барырга кирәклегендә аерым басым ясады. — Кайбыч мөхтәсибәте дәгъват эшен мәчетләрдә генә түгел, ә яшьләр, укытучылар һәм хакимиять вәкилләре арасында төрле проектлар уздырып, зур заллар җыеп алып бара, — дип билгеләде Нияз хәзрәт уңай тәҗрибә хакында сөйләгәндә.

Җыелыш барышында мөхтәсибәтләрдә алып барылган эшчәнлеккә анализны мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин да ясады. Ул дәгъватлау эшенең сүлпәнәюен һәм тәҗрибәле кадрлар булмау төп проблемаларның берсе булуын ассызыклады. «Дәгъват эшендә иң мөһиме — халыкны мәчетләрдә тотып калу, аларга дөрес ислам кыйммәтләрен җиткереп, чит агымнардан саклау, — дип әйтте Рөстәм хәзрәт һәм нәзарәтнең дәгъват бүлеге белән тыгызрак эшләргә, тәҗрибә уртаклашырга чакырды.

Очрашу азагында Нияз хәзрәт Сабиров яңгыраган киңәшләрнең үтемле булып, киләчәктә республика мөхтәсибәтләрендә бу юнәлешнең тагын да активрак алып барылуына өметен белдергән.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера