Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
25.03.2015

Республикабызны “коткарган” программалар

Республикабызны “коткарган” программалар

Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды оешуга 30 мартта 20 ел тула. Фонд җитәкчесе Тәлгать Абдуллин “яшьлек чоры”н узгач, тагын да җитдирәк эшләргә алыначакбыз әле, дип вәгъдә итте.


Дәүләт торак фонды тарафыннан гамәлгә ашырылган башлангычлар республикабызда гына түгел, ил күләмендә дә бик уңай бәяләнә. Тузган торакны юк итү программасы заманында төзелеш тармагын үстереп җибәрергә, халыкны эшле-ашлы итәргә булышкан, начар шартларда яшәүчеләргә яңа фатир ачкычлары өләшергә мөмкинлек тудырган.

Фонд оешкан вакытта Казан шәһәренең авария хәлендәге торак йортларында 32 меңгә якын гаилә яшәгән. Казан, Алабуга, Бөгелмә, Чистай кебек шәһәрләрдә 100-300 ел элек төзелгән йортлар да булган. Тәлгать Абдуллин сүзләренчә, бюджет акчага кытлык кичергән бу чорда әлеге башлангычны финанслауның төрле ысулларын кулланып караганнар. Нәтиҗәдә, бу максатларга фатир өчен түләүләрнең һәм нефть сатудан кергән акчаланың бер өлешен юнәлтү турында карар кабул ителгән.

- Бу программа безне коткарды да. Кешеләрне тораклы итү генә түгел иде бит бу. Муниципалитетларга халыкка нәрсәдер вәгъдә итү мөмкинлеге туды, эш барлыкка килде. Заводлар яңадан аякка басты, проект институтлары эшләп китте, - дип сөйләде Тәлгать Абдуллин.

Авария хәлендәге торакны юк итү программасы кысаларында 1763 торак йорт - 52,8 мең фатир төзелгән. Аларның гомуми мәйданы 2,9 миллион квадрат метр тәшкил итә. Авария хәлендәге торак йортларда яшәүчеләргә 49 мең фатир бушлай өләшенгән. Әлеге программа республиканың иске торак фондын 60 проценттан 45 процентка кадәр киметергә мөмкинлек биргән.

2005 елдан алып Торак фонды ярдәме белән социаль ипотека программасы да тормышка ашырыла башлады. Социаль ипотека программасына акча кертүче оешма хезмәткәрләре, бюджет өлкәсендә эшләүчеләр, кичектергесез ярдәмгә мохтаҗ гражданнар шул рәвешле үзләренең торак шартларын яхшырта ала. Гаиләдә бала туган очракта, социаль ипотека программасында катнашучыларга 200 мең сум күләмендә субсидия бирелә. Республика бюджетыннан әлеге максатларга 6052,9 миллион сум акча бүленгән һәм ул акчалар торак шартларын яхшыртуга тотылган.

2005-2014 елларда Дәүләт торак фонды 5,2 миллион квадрат метр торак төзегән, 86,3 мең гаиләгә уңайлы, иркен фатирларга күченү бәхете елмайган. 60,5 мең гаилә - социаль ипотека, 7,2 меңе яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасыннан файдаланган. Башка тораккка мохтаҗ категорияләр дә кайгыртылган.

Әлеге программа нигезендә Казанда яңа 14 микрорайон барлыкка килгән, аларда 94 торак йорт төзелгән. Безнең әлеге тәҗрибәне күпмедер күләмдә башка төбәкләр дә үзләштереп алган.

Берничә ел элек арендалы торак программасы гамәлгә кертелде. Бу программаның киләчәге әлегә билгеле түгел. Тәлгать Абдуллин сүзләренчә, халык социаль ипотека программасын өстенрәк күрә. Быел республикабызның барлык районнарында берәр шундый йорт төзеп карарга булганнар. Әйтик, Лаешта - 18, Мамадышта – 27, Арчада – 12 фатирлы йортлар төзеләчәк. Фонд җитәкчесе сүзләренчә, шул рәвешле арендалы торакка ихтыяҗ бармы-юкмы икәне ачыкланачак. Казанда әлеге программа кешеләрдә әллә ни зур кызыксыну уятмаган.

("intertat.ru")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20