Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
07.12.2015

Республикада авыл хуҗалыгы ярминкәләре 26 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк

Республикада авыл хуҗалыгы ярминкәләре 26 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре 26 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бүген бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

ТР Президенты матбугат хезмәтендә аныклап узуларынча, Марат Әхмәтов 5 сентябрьдән алып республикада 14 ярминкә үткәнен, 26 декабрьгә кадәр тагын 3 ярминкә оештырылачагын әйтә. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры сүзләренчә, көзге ярминкәләрдә 800 млн сумга якын продукция сатылган. Әйтик, 9,5 мең тонна бәрәңге һәм яшелчә, 1 тоннадан артык төрле ит, шул кадәр үк он, шикәр комы, 500 тоннадан артык сөт, 8 млн данә йомырка сатылган. Шәһәр халкы аеруча ит, йомырка, бәрәңге һәм яшелчә (бигрәк тә помидор һәм кыяр), тере елга балыгы, сөт продукциясе (сөт, сыр, май), он, ашлыкны теләп сатып ала. 

"Ярминкәдә продукция түбәнрәк бәядән сатыла, чөнки без ел саен азык-төлекне үз бәясенә диярлек сатарга килешәбез", - диде Марат Әхмәтов. Аның сүзләренчә, Татарстан Президенты белән килештерү буенча, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ай саен ярминкәдә катнашучыларга транспорт чыгымын кире кайтара һәм аеруча актив катнашучыларны бүләкли. "Сезгә күрсәткән ярдәмегез өчен рәхмәт", - дип мөрәҗәгать итте министр Президент Рөстәм Миңнехановка.

2015 елда булган сәүдә мәйданчыкларына Яшел Үзән муниципаль районындагы "Яңа Тура" технополисы территориясендәгесе дә өстәлгән. Биредәге ярминкәдә Яшел Үзән районы вәкилләре һәм агросәнәгать комплексы оешмалары катнаша.

Казан һәм Чаллы кебек зур шәһәрләрдә узган ярминкәләрдә 36 муниципаль район катнашкан. Һәр ярминкәгә уртача 1 меңләп берәмлек автотранспорт килә, 2 меңгә якын кеше катнаша.

Шулай ук Бөгелмә, Лениногорск, Әлмәт, Зәй, Түбән Кама, Чистай һәм Алабугада да авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәләре уза. 

Марат Әхмәтов ярминкәләрдә Татпотребсоюз предприятиеләренең нәтиҗәле эшен билгеләп үтте. Сатуда 33 районның кулланучылар берләшмәләре катнаша - алар яшелчә, ит, сөт, балык, ярма, ашлык һәм башка азык-төлек  белән сәүдә итә. Алексеевск, Саба, Буа, Балтач, Мамадыш, Лаеш, Минзәлә, Ютазы һәм Тукай районнары кулланучылар берләшмәләре ярминкәләрдә катнашу буенча Татпотребсоюзның иң яшы предприятиеләре санала, дип белдерде ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.                         

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20