Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
23.12.2015

Республикада Икътисад министрлыгы тарафыннан предпринимательләр өчен оештырылган бизнес семинарлар тәмамланды

Татарстанда Икътисад министрлыгы тарафыннан предпринимательләр өчен оештырылган бизнес семинарлар тәмамланды. Бер ай дәвамында "Бизнес-десант" республика буйлап сәяхәт итеп сәүдәгәрләр өчен очрашулар уздырды. Тәҗрибәле бизнес-тренерлар үз эшләрен ачып җибәрүчеләргә бизнес алып бару серләрен ачты. Мәсәлән, узган ялларда «Фабрика предпринимательства» проекты катнашучылары өчен кызыклы мастер-класс үткәрелде. 

Кризис шартларында бизнесны саклап калуның мөһим бер өлеше - башкалар арасыннан үзеңнең өстенлекләрне дөрес аерып чыгару."Бизнес-десант"ның соңгы мастер-классында сүз нәкъ шуның турында барды. 

Данил Галимзянов, бизнес-тренер:

- Иң мөһиме - әлегә кайсы аудитория белән эш итүегезне аңлау. Ягъни сезнең тәкъдимегезне бары тик сезгә кирәкле клиентлар гына ишетергә тиеш.

Бизнес алып бару һәм маркетинг серләренә төшенергә яшь бизнесменнар гына түгел, ә шушы өлкәдә инде озак вакыт эш иткән предпринимательләр дә килде.

Сергей Шубин, предприниматель:

- Әлеге мастер-классларда бирелгән белем "тәҗрибәле" бизнесменнар өчен дә кызыклы. Ләкин беренче очракта ул яшь сәүдәгәрләр өчен кирәкле. Чөнки мондый мәгълүмат башка җирләрдә түләүле рәвештә генә бирелә.

Ләйсән Валеева яшь сәүдәгәрләр рәтенә керә. Республикада ул эчке туризм белән шөгыльләнә. Аның сүзләренчә, "Бизнес-десант" оештырган мастер-класслар аңа киләчәк идеяләрне төгәлләргә булышкан.

Семинарлардан кала, әлеге проект кысаларында, катнашучыларга әзер бизнес-идеяләр тәкъдим ителә. Алар ярдәмендә кыска вакыт эчендә үз эшеңне ачып җибәрергә мөмкин.

"Бизнес-десант" республиканың күп кенә районнарында инде булып чыкты. Татарстанда Икътисад министрлыгы тарафыннан әлеге мастер-класслар киләсе елда да дәвам ителәчәк.

Төгәлрәк мәгълүмат www.bizdesant.ru сайтында.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20