Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
23.05.2016

Республикада праймеризны яктыртуда 400дән артык журналист эшли

Казанда "Бердәм Россия" партиясенең төбәк бүлеге башкарма комитетында бердәм алдан тавыш бирү матбугат үзәге үз эшен дәвам итә.

Көн дәвамында матбугат үзәгендә партия вәкилләре, сәясәтче һәм белгечләр белән очрашулар уза, алар республика территориясендә праймериз барышы турында сөйли, үз бәяләрен һәм шәрехләрен бирә, фаразлары белән уртаклаша. Боларның барысы да республика, федераль һәм җирле ММЧ журналистлары тарафыннан яктыртыла, алар өчен матбугат үзәгендә бөтен кирәкле шартлар тудырган. Моннан тыш, спикерларның чыгышларының туры трансляциясе оештырылган, аларны "Татар-информ" агентлыгы һәм "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сайтларында карарга була.

Республика территориясендә бердәм алдан тавыш бирү көнен яктыртуда 100дән артык массакүләм мәгълүмат чарасыннан 400 дән күбрәк журналист җәлеп ителгән. Матбугат үзәге төн уртасына - праймеризга башлангыч нәтиҗәләр чыгарылганнан соң ябылыр дип көтелә.

20.30да "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлеге сайлау штабы җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанда праймериз барышына гомум бәя бирер дип көтелә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20