Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
01.02.2016

Республикада язгы чәчүгә әзерлек эшләре дәвам итә

Республикада язгы чәчүгә әзерлек эшләре дәвам итә. Балык Бистәсе районының «Кулон Агро» ҖЧҖ хезмәтчәннәре авыл хуҗалыгы техникасын язгы чәчү кампаниясенә әзерләүгә аеруча игътибар бирә, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

Бүгенге көндә монда тракторларны һәм печән җыю агрегатларны ремонтлау дәвам итә. Ремонтның барышын яшь белгеч, механик Илгиз Әхмәдуллин тикшереп тора. Аның әйтүенчә, ремонтлаучылар барысы да бай тәҗрибәгә ия.

«Башкарыла торган эшнең сыйфатына зур игътибар бирелә, - ди хуҗалыкның инженеры Фәнис Юнысов, - чәчү барышында техника сафтан чыгарга тиеш түгел».

Монда 2015 елгы көзге урып-җыю эшләреннән соң барлык техника чистартылып, кышкы саклауга куела, ә инде октябрьдә авыл хуҗалыгы машиналарына ремонт ясау буенча өч бригада төзелә. Бу елның 29 гыйнварына культиваторлар, чәчкечләр, чәчү комплекслары, тешле тырмалар 100  процентка ремонтланган, тракторлар – 75 процент, ашлык җыю комбайннары – 50 процент.

«Кулон Агро» ҖЧҖендә 16 трактор, 10 йөк автомашинсы, 1 азык җыю һәм 6 ашлык җыю комбайны, 2 чәчү комплексы бар. Хуҗалыкның чәчү мәйданы 10000 гектар тәшкил итә.        

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20