Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
18.03.2015

Республиканың 5 зонасында язгы кыр эшләренә әзерлек буенча семинар-киңәшмә уза

Татарстан аграрийлар язгы чәчүгә әзерләнә. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы инициативасы буенча республиканың 5 зонасында язгы кыр эшләренә әзерлек буенча семинар-киңәшмә уза. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең ТР буенча филиалында белдерделәр.

Бүген Азнакай районы базасында игенчеләр өчен укулар уза, аны үткәрүдә тармак министрлыгының структур бүлекчәләре вәкилләре катнаша.

Семинарда ТР агросәнәгать комплексында сакчыл җитештерү технологияләре, Бөтендөнья сәүдә оешмасы шартларында аграр тармакның нәтиҗәлелеген күтәрү һәм икътисади санкцияләр турында сүз кузгатыла. Белгечләр аграрийларга терлек азыгы әзерләүдә алдынгы технологияләр, язгы чәчү эшләрен үткәрү принциплары турында сөйли. Шул ук вакытта быел карның иртә эрүенә дә игътибар ителә.

Шулай ук терлекчелек мәсьәләләре дә кузгатыла, аерым алганда, терлекләрне җәйге лагерьга күчерү турында сүз бара. 

Кичә андый укулар ТР Нурлат районы базасында узды.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20