Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
22.06.2015

Республиканың “Ел табибы – Ак чәчәкләр” республика конкурсы җиңүчеләре билгеле булды

Республиканың “Ел табибы – Ак чәчәкләр” республика конкурсы җиңүчеләре билгеле булды 21 июньдә билгеләп үтеләчәк Медицина хезмәткәре көне алдыннан, Казанның “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында “Ел табибы – Ак чәчәкләр” республика конкурсына йомгак ясалды. Тантаналы чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, балалар хирургы, кичекмәс балалар хирургиясе һәм травматологиясе фәнни-тикшеренү институты директоры Леонид Рошаль, сәламәтлек саклау тармагы ветераннары, республиканың медицина өлкәсе вәкилләре катнашты. Чараны шоумен Михаил Волконадский һәм “Ел табибы-2012” җиңүчесе Динә Хәсәнова алып барды.

Быел конкурс сигезенче ел рәттән оештырыла. Анда катнашу өчен медицина буенча 70тән артык презентацион эш тапшырылган. Финалга исә номинантлар буларак 10 медицина хезмәткәре һәм 3 учреждениенең табиблар төркеме үткән. Җиңүчеләр “Ел табибы”, “Ел медицина хезмәткәре”, “Уникаль очрак”, “Иң яхшы беренчел звено табибы” һәм “Сәламәтлек саклау легендасы” номинацияләрендә игълан ителде.

Гадел Вафин бүләкләү тантанасын ачып, иң беренче чиратта, Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәренә рәхмәт белдерде. Тантананың беренче ак чәчәкләре дә ветераннарга тапшырылды. Министр сүзләренә караганда, Казан медицина мәктәбе мирасы Татарстанга горурланыр өчен җирлек тудырып кына калмый, ә бәлки заманча сәламәтлек саклау өлкәсе, медицинаның бүгенге һәм киләчәк үсеше өчен билгеле бер җаваплылык та йөкли. Ул ТР җитәкчелеге, республика лидеры Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән соңгы 5 елның үзенчәлекле казанышлар һәм медицина тармагына кертелгән бик зур инвестицияләр белән аерылып торуына игътибар юнәлтеп: “Бу, үз чиратында, югары технологияле медицина үзәкләре булдыру, авыл сәламәтлек саклау өлкәсен модернизацияләү мөмкинлеге тудырды. Нәтиҗәдә, меңләгән кешенең гомере саклап калынды”, – диде. Гадел Вафин медицина хезмәткәрләренә үз-үзләрен аямыйча халыкка хезмәт күрсәткәннәре өчен рәхмәт әйтеп, бүген Казан медицина мәктәбе әләменең горур җилфердәвендә аларның да өлеше зур булуын ассызыклады.

Конкурс нәтиҗәләре буенча “Ел медицина хезмәткәре” номинациясендә җиңүгә Казан каласы 1нче балалар хастаханәсенең участок шәфкать туташы Соня Сидорова иреште. Татарстанның иң яхшы беренчел звено табибы дип Азнакай районы үзәк хастаханәсе балалар табибы Луиза Мурадымова табылды. Конкурсның “Уникаль очрак” номинациясендә җиңү Әлмәт шәһәре һәм “Татнефть” ААҖнең медицина-санитария бүлеге табиблары төркеменә тәтеде. Күкрәк аортасы шартлап, бик күп күләмдә кан югалткан пациентка 3 этаптан торган гибридлы операция ясала. Статистика буенча мондый диагноз белән 97 процент очракта исән калу өчен шанслар юк. Әмма Әлмәт табиблары 10 сәгать дәвамында Азат Сираҗиевның гомерен саклап калу өчен көрәшә һәм моңа ирешә дә.

“Сәламәтлек саклау легендасы” номинациясендә Республика медицина китапханә-мәгълүмат үзәге директоры урынбасары, 52 ел гомерен сәламәтлек саклау өлкәсенә багышлаган Наил Садыйков җиңү яулады. Аны министр Гадел Вафин һәм Россиянең халык артисты Олег Митяев тәбрикләде.

“Ел табибы” номинациясендә җиңгән КДМУ профессоры, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш белгеч-пульмонологы Александр Визельне исә Фәрит Мөхәммәтшин котлады. ТР Дәүләт Советы Рәисе билгеләп узганча, соңгы 3 елда ТРда сәламәтлек саклау тармагында 250ләп объект салынган. “Татарстан федераль үзәк белән бергә моңа кадәр республикада булмаган югары технологияле медицинаны үстерү эшчәнлегенә алынды. Нәтиҗәдә, республикабыз шәһәрләрендә дә медицина өлкәсендә әйдәп баручы илләрдә генә ясалган операцияләрне башкару мөмкинлеге барлыкка килде”, – дип билгеләп узды ул бу уңайдан. Шул ук вакытта Фәрит Мөхәммәтшин, югары технологияле медицина белән беррәттән, беренчел звено медицинаны да үстерергә кирәклегенә басым ясады һәм бу юнәлештә дә республиканың илнең әйдәп баручы төбәкләре рәтендә булуын ассызыклады.

Бәйгенең барлык җиңүчеләренә һәм номинантларына статуэтка, диплом, планшет компьютерлар, чит ил клиникаларында стажировка үтү өчен сертификатлар, санаторийларга юлламалар тапшырылды. Моннан тыш, Фәрит Мөхәммәтшин Яр Чаллы шәһәренең сугыш ветераннары госпиталендә хезмәт куючы гомуми практика табибы Абдумәлик Ганиевка ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановтан махсус приз – “Лада Гранта” автомобиле ачкычы тапшырды.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20