Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
25.05.2016

Республиканы ун көнгә сузылачак эсселек көтә - Марат Әхмәтов

 Алдагы ун көн республикада эссе һәм коры булачак. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына биргән интервьюда ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.

Бүген эксклюзив интервьюда ТР Премьер-министры урынбасары чәчү кампаниясе уңышлары һәм булачак уңышка фаразлар белән уртаклашты.

"Республикада бөртекле культураларны чәчү тәмамланды,  - дип белдерде министр. - 1 млн 750 мең гектар яки ниятләнгән мәйданнарның 99 процентында чәчелде". Көзге культуралар да сөендергән. "Соңгы 10 елда мин мондый көчле һәм бердәм шытымнарны хәтерләмим", - дип белдерде М.Әхмәтов.

Әлегә туфракта дым җитәрлек, әмма табигать үз төзәтмәләрен кертергә мөмкин. Алдагы атна ярым эссе һәм коры булачак. "Без моңа әзер. Дымны туфракта саклар өчен күп эш башкарылды", - дип билгеләп үтте Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы. Чәчүлекләрне тукландыру башкарылган, басулар чүп үләннәре һәм корткычларга каршы эшкәртелгән.

Министр сүзләренчә, Татарстан бөртекле культураларга гына басым ясарга җыенмый. "Быел чәчүлекләр структурасына үзгәрешләр кертелде. "Три по 100" программасы тормышка ашырыла, ягъни 100 мең гектардан да ким булмаган мәйданда югары маржиналь культуралар: рапс, көнбагыш, ашлыкка кукуруз чәчелә", - дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов. Бу терлекчелек өлкәсен туклыклы азык, ә май заводларын чимал белән тәэмин итәргә булышачак.

"Шикәр чөгендерен дә шактый күбрәк чәчәбез. Чәчү мәйданнарын 1/6га арттырырга ниятлибез. Безнең предприятиеләр бу күләмнәрне эшкәртә ала, - дип киләчәккә планнар белән уртаклашты министр. - Бу  төбәгебез өчен чып-чын валюта".

Кузаклы культуралар, тамыразык һәм кәбестәгә дә җитди игътибар бирелә. "Татарстан үзен  тулысынча тәэмин итеп кене калмыйча, федераль базар ихтыяҗларының да зур өлешен капларга әзер", - дип өстәде М.Әхмәтов.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20