Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
20.10.2015

РФ бюджетыннан төбәк авыл хуҗалыгы программаларын чынга ашыруга 1,5 млрд сум юнәлдереләчәк

РФ бюджетыннан авыл хуҗалыгы өлкәсендә төбәк программаларын чынга ашыруга 1,5 млрд сум юнәлдереләчәк. Акча үсемлекчелек һәм терлекчелек өлкәсендә икътисади әһәмиятле юнәлешләргә ярдәм итүгә сарыф ителәчәк, дип хәбәр ителә РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының рәсми сайтында.
Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан ике проект әзерләнгән, 2015 елга төбәкләр арасында субсидия шулар буенча билгеләнәчәк. Бу хакта РФ авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев Хөкүмәт утырышында белдерде.
"Бу максатларга федераль бюджеттан субсидия күләме 1,5 млрд сум тәшкил итә, шул исәптә 1 млрд сум Ерак Көнчыгышта җитен һәм дөге үстерүгә, шулай ук туфракның уңдырышлылыгын тәэмин итүгә юнәлдереләчәк. Терлекчелек өлкәсендә төбәк программаларын чынга ашыруга ярдәм итү өчен 500 млн сум юнәлдерү каралган", - дип белдерде министр.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20