Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
02.03.2016

РФ Дәүләт Думасына депутатларны сайлауны закон белән тәэмин итү мәсьәләсе ТР парламентында каралачак

Иртәгә, 3 март көнне сәгать 14.00 дә, ТР парламентының дәүләт корылышы һәм үзидарә комитеты чираттагы утырышын уздыра. Көн тәртибенә чыгарылачак 5 мәсьәлә арасында 2016 елда РФ Дәүләт Думасына депутатларны сайлауны закон белән тәэмин итү, “Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре турында”гы ТР закон проектына үзгәрешләр кретү” хакында (II укылыш) ТРның 183-5 нче номерлы закон проекты, “Татарстан Республикасының Питрәч районы территориясендә Барсил бистәсе торак пункты оештыру турында”гы ТР Дәүләт Советы карары проекты, дәүләт корылышы һәм үзидарә комитетының 2016 елның II кварталына эш планы һәм федераль закон проектлары бар.

Бу хакта парламентның җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге хәбәр итә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20