Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
15.01.2016

РФ Дәүләт Думасына сайлауларга әзерлек узган елда ук башланган

Быел сентябрь аенда РФ Дәүләт Думасына сайлаулар булчак.

Бүген “Татарстан — яңа гасыр” иҗтимагый хәрәкәте сәяси совет утырышында ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Валентина Каменькова әлеге сайлауларда катнашу тәртибе белән кыскача таныштырды.

Аның сүзләренчә, сайлауларга әзерлек Татарстанда инде узган елның декабрь аенда ук башланган һәм территориаль сайлау комиссияләре формалаштырылган. Алар 5 елга сайлап куелган. 65 территориаль сайлау комиссиясе составына “Татарстан — яңа гасыр” иҗтимагый хәрәкәтеннән 67 вәкил тәкъдим ителгән.

В. Каменькова хәбәр иткәнчә, РФ Президенты Владимир Путин сайлаулар уздыру турында Указны сайлаулар уздырылырга 110 көннән дә иртәрәк һәм 90 көннән дә соңрак имзаларга тиеш түгел. Шул нисбәттән, РФ Дәүләт Думасына сайлаулар уздыру 30 майдан алып 19 июньгә кадәр арада билгеләнәчәк.

РФ Дәүләт Думасына депутатларның 225 се партия исемлеге буенча, 225се исә бер мандатлы округлар буенча сайланачак. Әлеге сайлауларда 21 яше тулган РФ гражданины үз кандидатурасын тәкъдим итү хокукына ия.

Бер мандатлы сайлау системасында сәяси партияләр һәм үз-үзләрен тәкъдим итүчеләр катнаша ала.

Сәяси партияләрдән тәкъдим ителүчеләр сайлаулар уздыру хакында Указ имзаланганнан соң 25 көн эчендә съезд уздырып, билгеләнә.

Сентябрь аенда узачак сайлауларда 14 сәяси партия сайлаучылардан имза җыюдан азат ителгән. Үз-үзләрен тәкъдим итүчеләргә исә имза җыю шарт. Имза җыюдан азат ителмәгән сәяси партияләр үз кандидатларын тәкъдим итәргә ниятләгән очракта, алар РФ территориясендә 200 мең имза җыярга тиеш була. Шунысы да мөһим: имзалар һәр субъектта 7 меңнән артмавы шарт.

Агитацияләр вакыты сәяси партияләр съезд уздырган көннән алып башланачак. Үз-үзләрен тәкъдим итүчеләр округ сайлау комиссиясенә документларын тапшырганнан соң агитация чараларын башлый алачак. Телеканалларда агитацияләр 18 августтан 17 сентябрьгә кадәр уздырылачак.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20