Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
22.01.2015

РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 31 декабрьне ял көне дип игълан итү башлангычын хупламаган

РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 31 декабрьне ял көне дип игълан итү башлангычын хупламаган, дип яза "Интерфакс" министрлыкның хезмәт өчен түләү, хезмәт мөнәсәбәтләре һәм социаль партнерлык департаменты башлыгы Марина Масловага сылтама белән.

"Без 31 декабрьне рәсми рәвештә ял көне итү башлангычын хупламыйбыз, чөнки сәбәпләрне  Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертү максаты белән, закон чыгару башлангычы өчен җитди түгел дип саныйбыз", - дип белдергән Маслова пәнҗешәмбе көнне министрлык каршындагы Иҗтимагый совет утырышында.

Ул искәртеп узганча, әлеге башлангыч белән РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы Солтан Хәмзәев чыгыш ясаган. "Биредә икътисади нигез юк, барлык сәбәпләр дә кешеләргә бәйрәмгә әзерләнергә, өйгә кайтып җитәргә  кирәклеккә һәм гадәттә бу көнне җитәкчеләрнең эштә булмавына кайтып кала", - дигән Маслова.   

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20