Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
04.10.2016

РФ Хөкүмәте Африка дуңгыз чумасына каршы көрәш планын әзерләгән

 РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев Россия территориясенә Африка дуңгыз чумасы кертүгә һәм аны таратуга чик кую турындагы карарны имзалаган. Әлеге документ сишәмбе көнне Хөкүмәт сайтында дөнья күрде.

“Әлеге планны тормышка ашыру федераль органнар һәм субъектлардагы башкарма органнарның Россия территориясенә Африка чумасы кертүгә һәм аны таратуга чик куюны  координацияләүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирә”, - диелгән документка аңлатма язуында.

Бу карар 2016 елның 28 июлендә Үзәктәге кара җирле булмаган авыл хуҗалыкларын үстерүгә багышланган киңәшмә һәм анда “яхшы булмаган эпизоотик вәзгыять"не исәпкә алу нәтиҗәләре буенча кабул ителгән.

Тексттан күренгәнчә, план чараларында Африка чумасы кертүне һәм аны таратуны туктату буенча оператив эш итүне, ветеринария өлкәсендә контроль-күзәтү һәм терлек ите чималы һәм продукциясенең әйләнеше кагыйдәләрен саклау каралган.

Чир таратучы кыргый кабаннарның санын киметү һәм күчеп йөрүләренә юл куймау чаралары да күрсәтелгән.

Африка чумасы, Халыкара классификация нигезендә, хайваннарның йогышлы вируслы булган куркыныч чирләр исемлегенә керә. Ул беренче тапкыр 1903 елда Көньяк Африкада теркәлгән. Россиядә вирус 2007 елдан тарала башлый, шушы вакыт аралыгында йөз меңләп дуңгыз юк ителгән.

Әлеге чир  дәвалауга һәм вакцина профилактикасына бирешми, аны бары катгый карантин чаралары кулланып һәм хайваннарны юк итеп кенә бетерүгә ирешеп була. Кеше өчен бу авыруны куркынычы юк.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20