Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
19.10.2015

РФ Хөкүмәте эш бирүче хисабына ял турындагы закон проектын хуплады

Хөкүмәт эш бирүчеләрнең үз хезмәткәрләре һәм аларның гаилә әгъзаларының ялына чыгымнарына табышка салым салынмау турындагы закон проектын хуплады, дип яза "Известия". Сүз хезмәткәрләрнең Россия шәһәрләре буенча сәфәрләре турында бара, аның бәясе бер кешегә 50 мең сумнан кыйммәт булмаска тиеш. Экспертлар бу закон проекты дәүләт компанияләре өчен генә кызыклы булачак, дип саный.

Агымдагы елның августында закон проектын РФ Салым кодексына төзәтмәләр белән парламентның түбән палатасына Федерация Советының социаль сәясәт комитеты рәисе Валерий Рязанский һәм әлеге комитетның рәис урынбасары Игорь Чернышев керткән иде. Авторлар закон проектының максаты дип эчке туристлыкка дәүләт ярдәме һәм эшләүче гражданнарга һәм аларның гаилә әгъзаларына түләүле ялга өстәмә мөмкинлеген атый. Закон проектында эш бирүчеләргә хезмәткәрләре һәм аларның туганнары - тормыш иптәшләре, ата-аналары 18 яшькәчә балаларның (көндезге бүлектә укучы студентлар булса 24 яшькәчә) ялына чыгымнарына табышка салым салмау каралган. Хезмәткәрләр Россия территориясендә ял иткән һәм һәркайсының юлламасы 50 мең сумнан артмаган очракта.

Үзең ял итү урынын сайлап, моның өчен эш бирүчеләрдән 50 меңәр сум акча сорап булмый. Сүз эш бирүчеләрнең туроператорлар белән хезмәткәрләре һәм аларның гаиләләренең ел дәвамында Россия буенча сәфәр кылуга килешү төзүләре турында бара. Турпакетка транспорт хезмәтләре (авиа- һәм тимер юл билетлары, су һәм автомобиль транспорты), кунакханәдә яшәү һәм туклану (яшәү кергән комплекс тәкъдим ителгән очракта), шулай ук экскурсияләр керә.            

("Татар-информ")   


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20