Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
03.02.2015

РФ Хөкүмәтенең кризиска каршы планы кысаларында сөт җитештерү тармагы кимендә 30 млрд сум акча алачак

РФ Хөкүмәтенең кризиска каршы планы кысаларында сөт җитештерү тармагы кимендә 30 млрд сум акча алачак  РФ Хөкүмәтенең кризиска каршы планы кысаларында  дәүләт ярдәме алучы төп тармак сөт җитештерү булачак. Бу хакта РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Аркадий Дворкович Илкүләм сөт җитештерүчеләр берлегенең VI съездында чыгыш ясаганда белдерде.

"Бу сумма сөтчелек өчен, ким дигәндә, 30 миллиард сум тәшкил итәчәк, әлегә төгәл санны атап булмый", - дип Дворкович сүзләрен китерә ТАСС. 

Дворкович билгеләп үткәнчә, Хөкүмәтнең кризиска каршы планында файдаланылган өстәмә ресурслар күләме тулаем агросәнәгать комплексына ярдәмгә  50 миллиард сумга кадәр тәшкил итә. 

Моннан тыш, агросәнәгать комплексын үстерү дәүләт программасына сөт тармагына ярдәм итү буенча чаралар салынган, әлеге юнәлеш буенча 2015 елда субсидияләр күләме кимендә 25 миллиард сум тәшкил итәчәк.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20