Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
11.03.2015

РФ Премьер-министры Казанда "WorldSkills Competition-2019"ны үткәрү турындагы гарантияләр белән хат юллады

РФ Премьер-министры Казанда "WorldSkills Competition-2019"ны үткәрү турындагы гарантияләр белән хат юллады Кичә Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев "WorldSkills International" халыкара оешмасы президенты Саймон Бартлига 2019 елда Казанда һөнәри осталык буенча  "WorldSkills Competition" дөнья чемпионатын үткәрү турында Хөкүмәт гарантияләрен юллады.

Россия Хөкүмәте сайтында хәбәр ителгәнчә, аталган дөнья чемпионатын үткәрү нияте турында хат-гаризаны "WorldSkills International" халыкара оешмасы директорлар советына «Ворлдскиллс Россия» Һөнәри берләшмәләр һәм эшче кадрлар үстерү агентлыгы" берлеге тарафыннан юлланган. Ул әлеге халыкара оешмада РФны тәкъдим итәргә билгеләнгән.

"Россия Федерациясе Хөкүмәте бу хат белән 2019 елда Казанда һөнәри осталык буенча "WorldSkills Competition" дөнья чемпионатын "WorldSkills International" халыкара оешмасы регламенты нигезендә үткәрүне, чемпионатны уңышы үткәрү өчен тиешле шартлар тудыру һәм федераль хакимият тарафыннан кирәкле ярдәм күрсәтүне гарантияли", - диелгән хатта.

Искәртеп узабыз: 2015 елның 10 августында Сан-Паулуда (Бразилия) "WorldSkills International" халыкара оешмасы генераль ассамблеясында 2019 елда һөнәри осталык буенча "WorldSkills Competition" дөнья чемпионатын кабул итәчәк ил сайланачак. Аны үткәрүгә Россия (Казан), Бельгия (Шарлеруа) һәм Франция (Париж) дәгъва кыла. 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20