Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
18.11.2015

РФ Премер-министры Россия икътисадының тотрыклылыгы турында белдергән

РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев Россия икътисадының тотрыклылыгы турында белдергән. Аның фикеренчә, Россия нефтькә дөнья бәяләре үзгәреп торуга җайлаша.

"Безнең икътисад һәм финанс системасындагы вәзгыять шактый тотрыклы, без бәяләрнең тискәре үзгәрешенә җайлашабыз һәм шул ук вакытта инвесторлар кызыксынуын да саклап калабыз", - дигән бүген Медведев АТЭС эшлекле саммитында катнашучылар алдында чыгыш ясап.

Шул ук вакытта ул "бүген Россия дөньяның бер өлеше белән катлаулы чор кичерә һәм ул Россия өчен иң катлаулыларының берсе булырга мөмкин"леген таныган "Нефть бәяләре, рубль курсы төшү безнең өчен җитди, принципиаль әһәмияткә ия. Өстәвенә, ел ярым илебез санкция басымнарына дучар, бу да, әлбәттә, икътисади вәзгыятьне яхшыртмый", - дип Медведев сүзләрен китерә "Интерфакс".

РФ Премьеры сүзләренчә, "тискәре факторлардан тыш, чит ил инвесторлары өчен кайбер позитив мизгелләр дә туган, күрәсең".

"Күрәсең, бу безнең илдә бөтен кешегә ошамыйдыр, әмма чит ил инвесторлары өчен бу начар түгел. Мин иң беренче чиратта, рубль курсы төшү һәм Россия активларын элеккегедән арзанрак бәягә сатып алу мөмкинлеген күздә тотам", - дигән Медведев.              

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20