Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
14.12.2015

РФ Төп Законының нәтиҗәлелеге закон чыгаручы хакимиятнең барлык дәрәҗәләрендә дә кануный эшчәнлекнең сыйфатына бәйле - Ф.Мөхәммәтшин

РФ Төп Законының  нәтиҗәлелеге закон чыгаручы хакимиятнең барлык дәрәҗәләрендә дә кануный эшчәнлекнең сыйфатына бәйле - Ф.Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан, мөрәҗәгать итә.

“Хөрмәтле ватандашлар! Сезне чын күңелдән Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлыйм.

1993 елның 12 декабрендә тарихи борылыш чорында күп милләтле Ватаныбыз Төп законга ия булды. Россия Федерациясе Конституциясе Кешене, аның хокукларын һәм ирекләрен иң зур хәзинә дип игълан итте. Яңа хокукый системага нигез салды, илнең сәяси һәм икътисадый корылыш нигезләрен билгеләде. Социаль дәүләт төзү, чын федерализмның һәм җирле үзидарәнең үсеш юлларын күрсәтте.

Соңгы елларда илебез һәм республикабыз иҗтимагый-сәяси үсештә шактый уңышларга иреште. Мөһим икътисадый һәм социаль программаларны тормышка ашыра торган ышанычлы хокукый үзәк барлыкка килде. Җәмгыятьнең барлык өлкәләрендә инновацион технологияләр файдаланыла, гражданнарның интеллектуаль, фәнни һәм иҗади потенциалын гамәлгә ашыру, милләтара тынычлыкны һәм конфессияләр арасындагы татулыкны, халыклар дуслыгын ныгыту өчен шартлар тудырыла.

Россия Федерациясе Төп Законының нәтиҗәлелеге күбесенчә закон чыгаручы хакимиятнең барлык дәрәҗәләрендә дә кануный эшчәнлекнең сыйфатына бәйле. Татарстан парламентарийлары, булган тәҗрибәгә таянып, законнарны даими камилләштерәләр, илебезнең хокукый киңлеге үсешенә зур өлеш кертәләр.

Хөрмәтле татарстанлылар! Күп милләтле илебезнең хәзергесе һәм киләчәге өчен шәхси җаваплылык тоеп, Россия Конституциясе нормаларын һәркем белергә, ихтирам итәргә һәм тайпылышсыз үтәргә тиеш. Хокукый культурабызны арттырып, хакимият структураларының һәм җәмәгать оешмаларының тырышлыкларын берләштереп, без илебезнең һәр гражданына лаеклы һәм имин тормыш тәэмин итә алабыз. Төп закон буенча яшәргә өйрәнеп, без Ватаныбыз алдында торган максатларга ирешүдә теләсә нинди сынауны да лаеклы җиңә алырбыз.

Бу истәлекле көндә барыгызга да исәнлек-саулык, тынычлык, бәхет һәм туган Татарстаныбыз һәм бөтен Россия дәүләте хакына киләчәктә дә зур уңышлар телим”, - диелә ТР парламенты башлыгы Ф.Х.Мөхәммәтшинның РФ Конституциясе көне белән котлау текстында.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20