Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
08.04.2015

РФ төзелеш һәм ТКХ министры: “Банклардагы бүгенге процент ставкалары торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә инвестиция кертергә мөмкинлек бирми”

РФ төзелеш һәм ТКХ министры: “Банклардагы бүгенге процент ставкалары торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә инвестиция кертергә мөмкинлек бирми”Бүген Казанның "Корстон" комплексында Идел буе федераль округында "Торак-коммуналь хуҗалык-2015" форумының "Тармакны модернизацияләү драйверы буларак торак-коммуналь хуҗалыкта дәүләти-хосусый партнерлык үсеше” темасына пленар утырышы ачылды. Аның эшендә РФ төзелеш һәм ТКХ министры Михаил Мень, Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, РФ Дәүләт Думасының торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе урынбасары, депутат Анатолий Сидякин, округка керүче төбәкләрдә торак-коммуналь хуҗалык тармагы өчен җавап бирүче белгечләр катнашты. Утырышны РФ төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Андрей Чибис алып барды.

Дәүләтнең һәм җирле үзидарәнең бюджет ресурслары чикле булу шартларында еш кына дәүләт инфраструктурасы объектларын бары тик бюджет чаралары хисабына гына булдыру яки төзекләндерү мөмкинлеге булмый. Бу бурычны нәтиҗәле хәл итү өчен, билгеле бер вакыт эчендә инфраструктура объектларын хосусый партнер карамагына тапшырган очракта шәхси инвестицияләр җәлеп ителә. Моның ярдәмендә инфраструктурага кирәкле капиталга алмашка хосусый инвестицияләр килә.

Татарстан территориясендә былтыр торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә дәүләт-хосусый партнерлыкның 11 проекты гамәлгә ашырылган. Аларның күбесенең нигезендә концессион килешүләр ята. Моннан тыш, ТКХ өлкәсендә дәүләт һәм муниципаль милекне куллануга анализ ясау максаты белән, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан 2014 нче ел азагында ТКХ өлкәсендә эшчәнлек алып баручы дәүләт һәм муниципаль предприятиеләр белән идарә итүнең нтиҗәлелегенә бәя бирелгән. Бу нәтиҗәсез муниципаль һәм дәүләт унитар предприятиеләре мөлкәтен концессиягә тапшыру максаты белән эшләнә.

РФ төзелеш һәм ТКХ министры Михаил Мень чыгышында билгеләп узганча, банклардагы бүгенге процент ставкалары торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә инвестиция кертергә мөмкинлек бирми. Моңа бәйле рәвештә, министрлык, РФ Хөкүмәтенең кризиска каршы планын гамәлгә ашыру кысаларында, ТКХ тармагын инвестицияләү өчен, банк кредитлары буенча процент ставкаларын субсидияләүгә 4 млрд сум акча алуга һәм шул рәвешле вәзгыятьне уңай якка үзгәртүгә өметләнә. Министр искәрткәнчә, мондый механизм торак төзелеш кысаларында сыналган иде инде – ипотека кредитларын субсидияләү ставкасы 12 процент.

Аның сүзләренә караганда, Россия торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенең инвестицияләргә ихтыяҗы елына 500 млрд сум күләмендә бәяләнә. Михаил Мень хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә ТКХ тармагында тормышка ашырыла торган нвестицион программалар күләме елына 300 млрд сумнан артык. Министр РФ Хөкүмәте фәрманы чыгар алдыннан ике атна алдан банкларның 544 млрд сумга заявка биргәнлеге турында хәбәр итте. Михаил Мень әйтүенчә, моннан чыгып, бу теманың актуаль булуы күренә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20