Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
03.06.2016

РИИда полиэтник һәм конфессияара мохиттә филология мәсьәләләренә багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция булды

 Россия ислам институтында “Полиэтник һәм конфессияара мохиттә филология: торышы һәм перспективалары” дигән темага халыкара фәнни-гамәли конференция уздырылды. Аның пленар утырышы бүген иртән шушы уку йортының актлар залында булды. РИИның филология һәм илләрне өйрәнү кафедрасы тарафыннан үткәрелә торган чарада Россия, Гыйрак, Америка Кушма Штатлары, Таҗикстан һ.б. илләрдән галимнәр катнашты.

Конференция, традицион рәвештә, изге Коръән аятьләре укудан башланып китте. Аннан соң сүз алган РИИның фәнни эшчәнлек буенча проректоры Рафис Закиров фәнни чараның җиденче тапкыр оештырылуын искәртеп, аны уздыру күркәм традициягә әверелде, дип билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, бүген лингвистика РИИның перспективалы, шактый тиз үсеш ала торган төп эшчәнлек юнәлешләреннән берсе булып тора.

“Уку йортыбызда студентларга гарәп телен укыту дәрәҗәсе Идел буе федераль округында иң югарылардан санала. Гарәп теленнән тыш, бездә инглиз, төрек, фарсы телләре өйрәтелә”, – диде РИИның фәнни эшчәнлек буенча проректоры пленар утырышта. Ул Кытайда мөселманнар күпләп яшәвен истә тотып, киләчәктә студентларга кытай телен өйрәтү дә урынлы булыр иде, дип билгеләп үтте.

РИИның филология һәм илләрне өйрәнү кафедрасы мөдире Тимур Шәйхуллин чыгышын, ничә тел белсәң, шулкадәр кешелек дәрәҗәң югары ("Сколько языков ты знаешь - столько раз ты человек"), дигән гомумәгълүм гыйбарәдән башлады. “Лингвистика, иң беренче чиратта, чит ил телләрен югары дәрәҗәдә белүне күз уңында тота. Безнең уку йортында гарәп, инглиз телләренә аерым игътибар бирелә. Лингвистика буенча магистратура ачылу да сөендерә”, – диде ул.

Пленар утырышта чыгышлар рус телендә генә барды. РИИ мөгаллимнәре уку йортында татар телен өйрәнүнең ни дәрәҗәдә булуын телгә алмады. “Былтыр августта институтта татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы ачылган иде. Нәтиҗәдә, РИИ студентларына татар теле күбрәк күләмдә укытыла башлады”, – дип, шушы кафедра доценты Светлана Айдарова бу мәсьәләгә ачыклык кертте. Ул “Татар-информ” МА хәбәрчесенә сөйләгәнчә, РИИда татар теле буенча түгәрәкләр оештырылган. Алар зачет, имтихан бирүне күз уңында тотмаса да, яшьләр туган телнең заруриятен, аны киләчәк тормышларында, гаиләләрендә, һөнәрләрендә куллану кирәклеген аңлап, түгәрәкләргә теләп йөри икән. Биредә татар теле аралашу чарасы буларак  кына өйрәнелми, һөнәри лексикага да зур игътибар бирелә. Әйтик, быел студентлар татар телендә вәгазь уку серләренә төшенә башлаган.

Яшьләр арасында татар теленә карата кызыксыну, туган телне өйрәнү дәрәҗәсе, моннан 3-4 ел элеккеге белән чагыштырганда, шактый үсте, дип саный Светлана Айдарова. Ул РИИда татарлар гына түгел, Россиянең башка төбәкләреннән, БДБ илләреннән дә студентлар белем алуын искәртеп, таҗиклар, үзбәкләр, чеченнәр татар телен кызыксынып өйрәнә, диде.

АКШның Геттисберг муниципаль көллияте профессоры Хезер Ли Мэллоу фикеренчә, бүген чит ил телләрен өйрәнгәндә төп игътибарны кагыйдәләр, диалоглар ятлауга түгел, ә шул телдә аралашу күнекмәләре булдыруга юнәлтү зарур.

“Чит ил телен укыту планы, белем бирүнең дәүләт стандартларыннан кала, җәмгыятьтә булган билгеле бер ихтыяҗларга карап та төзелергә тиеш. Бу инглиз теленә генә түгел, гарәп, татар телләренә дә кагыла”, – дип саный галимә.

КФУның тел белеме кафедрасы доценты Мөслимә Шәкүрова фикеренчә, бүген Татарстанда икенче дәүләт теле саналган татар теленең кулланылыш даирәсе, рус теленеке белән чагыштырганда, алай ук югары түгел.

“Без моңа бүгенге конференция мисалында да инана алабыз: фәнни чара русча алып барыла. Татар теле турында сүз булмады диярлек. Бары тик Америкадан килгән ханым гына татар теле турында ассызыклап әйтте”, – дип билгеләп үтте ул.

Татарстанда яшәгән һәр кеше татар телен белергә тиеш. Әмма реаль икетеллелеккә ирешү өчен рус һәм татар телләрен укытуның методикаларын камилләштерү, бу юнәлештә яңа тенденцияләр уйлап табу, халыкка гаммәви мәгълүмат чаралары аша икетеллелек мәсьәләсенең әһәмиятен аңлату зарур, ди М.Шәкүрова.

“Бүген татар телен өйрәнү өчен барлык мөмкинлекләр булдырылган. Шактый матди чыгымнар таләп итүгә карамастан, республикада даими рәвештә яңа укыту әсбаплары, сүзлекләр, үзөйрәткечләр бастырыла, дистанциаон курслар эшли. Боларның барысы да татар телен укытуга, аны таратуга, дөньяда танытуга хезмәт итә. Шулай да, бүген мәктәп шартларында да, югары уку йортларында да туган телне өйрәтүгә игътибарны арттыру мөһим”, – дип саный КФУның тел белеме кафедрасы доценты Кадрия Фәтхуллова.

Пленар утырыштан соң конференция секция чыгышлары белән дәвам итте. Чарада катнашучылар, аерым алганда, “Татар һәм кырым телләренең кайбер лингвистик үзенчәлекләре”, “Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрендә укыту-тәрбия мәсьәләләре”, “Узган гасырның 20-30нчы елларында русларга татар теле өйрәтү”, “Татар һәм уйгыр мәкальләрендә гаилә темасы”, “Дини стиль жанры буларак вәгазь” һ.б. темаларга чыгыш ясады.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20