Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
18.08.2015

Римма Ратникова: “Уңышка ирешкән хатын-кызларның республикада күп булуы сөендерә”

Римма Ратникова: “Уңышка ирешкән хатын-кызларның республикада күп булуы сөендерә” Татарстан башкаласындагы “Казан” атлы спорт комплексында ТР эшлекле хатын-кызларының III форумы уздырыла. Ул “Хатын-кызларның икътисадый, социаль һәм мәдәни активлыгы бүген Татарстан Республикасы дәүләт сәясәтенең аерылгысыз өлеше” темасына багышланган.

“Татарстанның эшлекле хатын-кызлары” Татар төбәк иҗтимагый оешмасы узган ел “Хатын-кызлар җәмгыяте һәм заманча дөнья” халыкара хатын-кызлар конгрессын уздырган иде. Россиянең 14 төбәгеннән һәм дөньяның 16 иленнән 400дән артык хатын-кызны туплаган конгресс мондый чараларның кирәклеген исбатлады.

Быелгы форумда лидер хатын-кызлар, төрле юнәлештәге бизнес компанияләр җитәкчеләре һәм топ-менеджерлары, төрле дәрәҗәдәге депутатлар, дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләре, фирма, фонд һәм иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре һ.б. катнаша. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, чарага 200 делегат чакырылган.

Форумны рәсми ачу тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова чыгыш ясады.

“Бүген бу залда уңышка ирешкән хатын-кызлар җыелган − моңа берәүнең дә шиге юк. Алар, үзләренең сәләте, ышанычлы тылы, актив булулары нәтиҗәсендә, югары үрләр яулаган. Уңышка ирешкән хатын-кызларның республикада күп булуы сөендерә, - дип сүзен башлады ул һәм ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләде. – Без җиңел булмаган заманда яшибез һәм тынычлык урнаштыру сыйфатлары булу хәзер бик кирәк. Беренче чиратта, бу бездән, хатын-кызлардан, таләп ителә. Безнең арада әле тагын да камилләшүгә омтылган, төрле юнәлешләрдә үрләр яуларга тырышкан гүзәл затлар да бар”, - диде Римма Ратникова. Форумга җыелуыларга ул “Татарстан үсеше-2030” стратегиясе хакында да искәртте һәм, илдәге икътисадый хәлләр бик уңай булмауга да карамастан, республиканың үсеш кичерүенә басым ясады. Парламент рәисе урынбасары хәбәр иткәнчә, стратегия, беренче чиратта, кешегә юнәлдерелгән һәм яшәү шартларын яхшыртуны күздә тота. Мисал өчен, алдагы 15 елда гомер озынлыгын 75 яшькә кадәр җиткерү планлаштырыла.

Римма Ратникова 13 сентябрьдә уздырылачак бердәм сайлау көненә дә игътибар юнәлтте. Ул ТР Президенты постына кандидатлар арасында хатын-кыз булуын искәртте һәм республика хатын-кызлары арасында шундый дәрәҗәле урыннарга дәгъва кыла алырлык шәхесләр барлыкка килүен ассызыклады. Муниципаль хакимияттә хатын-кызларның актив булуын, аларның зур эшләр башкаруына да басым ясады парламент җитәкчелеге вәкиле. Ул шулай ук форум эшчәнлегенә һәм залга җыелган хатын-кызларга уңышлар теләде.

Форум “Татарстанның эшлекле хатын-кызлары” Татар төбәк иҗтимагый оешмасы президенты Лиана Сәетова хатын-кызларның икътисадый, социаль өлкәдә роле зур булуын искәртте. “Безнең арада битараф булмаган, киң күңелле хатын-кызларның артуы мөһим. 13 сентябрь — ТР Президенты сайлаулары көне һәм бу көнне 2015 елның иң зур вакыйгасы дип атарга мөмкин. Республика белән кем идарә итәчәге һәр хатын-кызның актив гражданлык позициясеннән тора”,- диде ул һәм Татарстан зур уңышларга бары уртак тырышлык белән генә ирешәчәгенә ышануын белдерде.

Форумны ачу тантанасында “Татарстанның эшлекле хатын-кызлары” Татар төбәк иҗтимагый оешмасы һәм республиканың берничә эшмәкәрлек ассоциациясе белән хезмәттәшлек итү турында килешүләр имзаланды.

Рәсми ачылганнан соң, эшлекле хатын-кызлар 3 секциягә бүленем, форум эшчәнлеген дәвам иттерде. Секцияләр "Татарстан хатын-кызларының социаль интреграциядә эшмәкәрлек инициативаларына ярдәм итү", "Социаль мәдәни һәм белем бирү проектлары юнәлешендә ТР иҗтимагый оешмалары", "Гаилә, җәмгыять һәм дәүләт. Чынбарлык, проблемалар, аларны чишү" темаларына багышланган иде. Секцияләр эшләре тәмамлагач, форумга нәтиҗәләр ясау һәм резолюция кабул итү ниятләнә. Анда хатын-кызларның һәм балаларның сәламәтлеген, гаилә хәлен яхшыртуга юнәлдерелгән социаль проектлар һәм программаларны тормышка ашыру, физик мөмкинлекләре чикләнгән, күп балалы, көчләү корбаннары булган хатын-кызларның, ятим балаларның хокукларын яклауга аерым игътибар бирү, эшкә урнашу, дәвалану, пенсиягә чыгу белән бәйле очракларда хатын-кызларның хокуклары бозылуга юл куймау, балалар өчен чыга торган басма матбугатның санын арттыру, үсеп килүче буынның буш вакытын оештыруга, ММЧ аша ирешә торган мәгълүматка аеруча игътибар бирү һ.б. мәсьәләләргә басым ясалган.

 

Чараның төп эше авыр хәлдә калган балаларга ярдәм күрсәтү өчен хәйрия бәйрәменә юнәлдерелгән. Шуңа да атлы спорт комплексы каршындагы машиналар кую урынында балалар өчен концерт, интерактив күңел ачу мәйданчыклары, ат һәм каретада йөрү оештырылган. Бәйрәм азагында аларга татлы бүләкләр һәм беренче сыйныф укучыларына каралган канөелярия кирәк-яраклары җыелмалары тапшырылды. Мондый бүләкләргә 100ләп бала ия булды.

Чараның мәдәни өлешендә “Заманча татар сәнгате ”Хатын-кыз куллары” күргәзмәсен оештырылган. Сәгать 8.00 дән 17. 00 гә кадәр эшләгән күргәзмәдә заманча татар һәм халык кулланма сәнгатенең катнаш үрнәкләрен күрергә мөмкин иде. Алар арасында зәркән эшләнмәләре, чигелгән баш киемнәре һәм аксессуарлар, рәсем төшерлегән балчык һәм фарфор савыт-сабалар, кулдан эшләнелгән курчаклар, шамаилләр бар. Милли стильдә эшләнелгән киемнәр, яшь бала киемнәре һәм хатын-кызлар өчен булган кием-салымнар да катнашучылар күңеленә хуш килде.

Форум кысаларында мәҗлес һәм “Татарстанның эшлекле хатын-кызлары” оешмасы кубогына ат чабышлары уздыру да күздә тотыла. Көннең икенче яртысында үткәреләчәк мәҗлесне Татар морзалары мәҗлес шурасы әгъзасы Нәфисә Акчурина ачып җибәрер дип көтелә.

Катнашучылар арасында эшләпәләр парад-конкурсы уздыру да планлаштырыла. Эшләпә электән ат чабышларының рәсми аксессуары булып саналган конкурста җиңүчеләргә төрле номинацияләрдә истәлек бүләкләре тапшырачаклар. Ат чабышларында җайдак хатын-кызлар катнаша. Көн дәвамында тотализатор эшли. Керемнең барысы да хәйриячелеккә тотылачак.

Форум “Татарстанның эшлекле хатын-кызлары” Татар төбәк иҗтимагый оешмасы тарафыннан, “Татарстан хатын-кызлары” төбәк оешмасы, “Сөембикә” журналы ярдәме белән, оештырылды.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20