Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
25.02.2015

Ринат Билалетдинов: "Рубин"нан 5 уенчының китү ихтималы бар..."

— Казанда икенче елымны эшлим, — диде Ринат Билалетдинов. — Төзелеш — гомерлек эш, ә вакыт җитми. Миңа калса, нидер барып чыкты кебек. Ләкин кайсы да булса позициядән канәгатьлек таба башласам, футболчыларга ау башлана. Шуңа күрә, хәзер дә кайбер уенчылар белән хушлашу ихтималы барлыгын уйлап эш итәм. Бүген егетләр "Рубин"да, ә иртәгә аларның Казаннан китүе дә мөмкин. Футбол тормышы шундый инде ул. Трансфер вакыты чыккач кына җиңел сулап булачак.

— Игорь Портнягин һәм Максим Канунниковны күз уңында тотуыгызмы?

— Алар гына түгел — Магомед Оздоев, Руслан Камболов һәм Соломон Кверквелия дә бар әле. Сезонда аларның командада булмавы да мөмкин. Теләккә түгел, шартларга бәйле рәвештә. Футболчы карьерасы йөз елга сузылмый бит. Кайбер тәкъдимнәрдән баш тартырга да ярамый.

— Сез мондый вариантка әзерме соң?

— Ә кая барасың?! Яхшыга өметләнергә һәм уенчыларга юл ача алуыбызга сөенергә генә кала. Уенчының үсешендә тренерның өлеше дә бар бит. Нишләргә кирәк, яңа уенчылар әзерләргә генә кала.

("Intertat.ru")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20