Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
17.02.2016

Ринат Ханбиков “Аммоний” проекты турында: “Иң мөһиме – без аны тиешле вакытка өлгерттек”

Ринат Ханбиков “Аммоний” проекты турында: “Иң мөһиме – без аны тиешле вакытка өлгерттек”“Аммоний” проектнын гамәлгә ашырганда, бик аз вакытка гына тоткарлык та зур чыгымнарга китерә ала иде. Иң мөһиме – без аны тиешле вакытка өлгерттек, югалтуларга дучар булмадык.

Бүген ТР Хөкүмәте бинасында үткәрелгән брифингта “Аммоний” АҖ Директорлар советы рәисе Ринат Ханбиков шул хакта белдерде.

Искәртеп үтик: аммиак, метанол һәм гранулалы карбамид җитештерү буенча “Аммоний” комплексы Менделеевскида проект куәтенә эшли башлады. 12 февраль кич анны, Чаллы шәһәреннән торып, Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эшләтеп җибәрде.

Бүген “Аммоний” заманча югары технология комплексы өстенлекле инвестицион проектларның берсе буларак карала. Очрашуда Ринат Ханбиков аны гамәлгә ашыру этаплары турында тәфсилләп сөйләде. Ул проектның Менделеевскида минераль ашламалар җитештергән завод базасында гамәлгә ашырылуын, комплекс төзелешен финанслауны киңәйтү турындагы карар 2008 елның 15 сентябрендә “Внешэкономбанк”ның Владимир Путин рәислегендәге күзәтү советы утырышында кабул ителүен искәрте үтте.

“Аммоний” комплексы проекты җентекләп әзерләнгәннән соң, "Haldo Topsoe" Дания компаниясе технологиясе сайлап алына, партнерлар белән сөйләшүләр алып барыла башлый. “Дөресен әйтергә кирәк: сөйләшүләр бик катлаулы булды һәм озакка сузылды. Без алдан ук консорциумның заводның төп технологик линияләрен төзүне “эшләп бетерелгәнче”гә кадәр тәэминатын таләп иттек. Башта алар моңа алынырга теләмәде. Шулай да, без килештек, һәм 2010 елның 13 ноябрендә Япониядә шушы илнең "Mitsubishi Heavy Industries" һәм "Sojitz Corporation" компанияләре, шулай ук "CNCEC" Кытай компаниясе составында чит ил компанияләре консорциумы белән контракт төзелде”, – дип сөйләде Р.Ханбиков.

Шул рәвешле, консорциум заводның төп технологик линияләрен төзүне тәэмин итә. Шартнамә EPC шартларында (“эшләп бетерелгәнче”) төзелә. Шуннан соң ярты ел вакыт фондлаштыруны ачуга сарыф ителә. 2011 елның августында проект гамәлгә ашырыла башлый. Шартнамә төзелеп, нәкъ 42 ай вакыт узганнан соң, комплексны төзү эшләре төгәлләнә.

Шунысын билгеләп үтик: 1,4 млрд доллар күләмендә финанслауны “Внешэкономбанк” (JIBIC Япония банкы һәм дәүләт гарантиясе нигезендә Япония банклары кредитлары рәвешендә) һәм Татарстан тәэмин итә.

2015 елның июнендә “Аммоний” комплексында беренче партия продукция – аммиак алына.

Директорлар советы рәисе сүзләренчә, аммиак җитештерү – технологик яктан катлаулы процесс. Әлеге проект исә кеше хезмәтен таләп итми торган югары технологияләрдән файдалануны, җитештерү процессының автоматлаштырылган булуын күз уңында тота. Сайлап алынган технология экологик, эргономик һәм файдалы. Җитештерү барышында бүленеп чыккан СО2 калдыклары тулысынча утильләштерелә. Бөтен дөньяда моңа охшаш заводларның саны күп түгел, аларның берсе Малайзиянең Пинанг шәһәрендә гамәлдә, дип билгеләп үтте ул.

Продукция җитештерүне, валюта тирбәнешләренә бәйле рәвештә, елына 20 млрд сумга җиткерү күздә тотыла. Бүген төп бурыч – кредитларны бирү, чөнки завод заем акчаларына корылган, һәм хәзер хезмәт коллективы бөтен көчен куеп эшләргә җыена

“Бу чын мәгънәсендә алга киткән проект булды. Чит илләрнең эре компанияләре безгә ышанды һәм ялгышмады. Алар белән үзара ышанычка корылган мөнәсәбәтләр урнашуы бик мөһим”, – диде Р.Ханбиков. Бу уңайдан хакимият һәм бизнес багланышларының җайга салынган булуы аеруча зур роль уйнаган.

Әзер продукцияне сатуга бәйле проблемалар килеп чыкмаган. Инде шартнамә төзелгән вакытта ук продуктны сату турында килешүләр имзаланган. 2010 елда ук без продукциянең кая китәчәген белә идек, дип билгеләп үтте Р.Ханбиков. Аерым алганда, бүген әзер продукт Балтыйк буе, Европа һәм Төньяк Америка илләренә сатыла. Россия авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре карбамид белән күптән түгел генә кызыксына башлаганлыктан, ул безнең илдә әллә ни зур ихтыяҗга ия түгел, шуңа бүгенгә тулаем диярлек читкә чыгарыла. XXI гасыр продукты – метанол исә, киресенчә, зур ихтыяҗга ия, шулай да төп сатып алучылар рәтендә – “Нижнекамскнефтехим” оешмасы, дип тәгаенләде “Аммоний” Директорлар советы рәисе.

Продукция чыгаруның фаразлана торган еллык күләме – 717 мең тонна аммиак, шул кадәр үк карбамид, 233 мең тонна метанол, 300 мең тонна чамасы аммиак селитрасы, диде Р. Ханбиков.

Төзелеш эшләренә җәмгысе 3,5 мең кеше җәлеп ителгән, шулардан 2 меңләбе Кытай, калганы үзебезнең ил төзүчеләре булган. Завод инфраструктурасын булдыруны Россия подрядчысы – “НИИК” ААҖ (Дзержинск, Түбән Новгород өлкәсе) тәэмин итүен искәртеп, шуны да билгеләп узарга кирәк: проектны гамәлгә ашыра башлаганда безнең илдә бу эшкә алынырга теләгән подрядчылар санаулы булган. Проектны бүлеп бирелгән акча кысаларыннан чыкмыйча билгеләнгән вакытка өлгертү – шактый катлаулы бурыч. Шуңа берәүнең дә үз өстенә шундый зур җаваплылык аласы килмәгән. Субподрядчылар вазыйфаларын башкарган Татарстанның Түбән Кама шәһәре, шулай ук Башкортстан, Түбән Новгород төзүчеләре үзләрен аеруча лаеклы рәвештә күрсәтте. Безнең төзелеш комплекслары чит илләрнекеннән бер дә калышмый, дип ассызыклады Р.Ханбиков Россия төзүчеләренә аерым рәхмәт белдереп.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20