Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
08.08.2016

Риода бронза медаль яулаган рапирачы Тимур Сафин: "Бу - карьерамда иң кыйммәтле медаль"

Риода бронза медаль яулаган рапирачы Тимур Сафин: "Бу - карьерамда иң кыйммәтле медаль"  Россияле рапирачы Тимур Сафин 2016 елның Олимпиадасында бронза медаль яулады. Өченче урын өчен көрәштә ул британияле Ричард Крузны 15кә 13 исәбе белән җиңде.

"Мин Олимпиадада беренче мәртәбә, бу медаль - минем карьерамда иң кыйммәтлесе", - дигән Сафин "Интерфакс" агентлыгы хәбәрчесенә.

Спортчы журналистларга фехтование белән 10 яшеннән шөгыльләнүен әйткән. "Бала чакта "Өч мушкетер" фильмын карый идем. 14 ел элек миңа ул бик кызык тоелды. Карарга килдем дә, әле дә карыйм", - дигән ул.

Фехтование ярышларында алтын медальне италияле Даниэле Гароццо алды.

Белешмә: Тимур Марсель улы Сафин 1992 елда Үзбәкстанда туган. Ике тапкыр Европа чемпионы. 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20