Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
26.07.2016

Риода Олимпиадада катнашачак Россия җыелмасы 40 кешегә калырга мөмкин - The Telegraph

Халыкара Олимпия комитеты (МОК) 2016 ел уеннарында Рио-де-Жанейрода катнашачак Россия җыелмасын 40 кешегә калдырырга мөмкин. Бу хакта The Telegraph яза.

Басма мәгълүматларына караганда, МОК бәйсез эксперттан "тиешенчә кырыслыкка туры килмәгән" антидопинг тикшерүе узган Россия спортчыларының исемлеген сораган. "Чистарту" нәтиҗәсендә Россия җыелмасында нибары 40 кеше калырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, якшәмбе көнне МОК Россия җыелмасын Риодагы Олимпиадага кертү турында карар кабул итте. Әмма кайсы спортчылар барасын халыкара спорт федерацияләре хәл итәргә тиеш диелде. Сайлау өчен төп шарт - спортчының "допинглы хәлләрдә" катнашмавы.

МОК карары нигезендә Олимпиадага җиңел атлетларның бармаячагы инде билгеле. Аларны уеннардан читләштерү турындагы карарны Җиңел атлетика федерацияләренең Халыкара ассоциациясе кабул итте. 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20