Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
04.05.2016

Р.Миңнеханов БГӘдә «Emaar Properties» компаниясе җитәкчелеге белән төзелеш өлкәсендә хезмәттәшлек турында сөйләште

 Дубайга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты «Emaar Properties» компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.

«Emaar Properties» - 1997 елда БГӘ нигезләнгән инвестицион компания. Бүгенге көнгә ул - гарәп дөньясында иң эре девелопер. Эшчәнлегенең төп юнәлешләре - Якын Көнчыгышта, Төньяк Африкада, Азиядә, Европада һәм Төньяк Америкада төзелеш өлкәсенә инвестицияләр кертү. Иң атаклы проектлары - Бурҗ Хәлифә бинасы.

Рөстәм Миңнеханов һәм «Emaar Properties» җитәкчелеге Татарстан территориясендә төрле проектларга инвестицияләр кертү мөмкинлекләре турында сөйләштеләр. Аерым алганда, коммерция һәм торак йортлар төзү өлкәсендә.

ТР Президенты матбугат хезмәте шул хакта хәбәр бирде.

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20