Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
07.08.2015

Р.Миңнеханов Бөгелмә районында урып-җыю эшләре барышын бәяләде

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән бүген ТРның Бөгелмә муниципаль районында булды. Төп максаты - урып-җыю эшләре барышы белән танышу. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Маганов, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин озата йөрде.

Таллы Бүләк авылы кырындагы Муса Җәлил исемендәге агрофирма кырларының берсендә Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы механизаторлар, хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар һәм Бөгелмә муниципаль районы авыллары халкы белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре күргәзмәсен карады, анда төп продукция тәкъдим ителгән иде. Алар арасында комбиазык җитештерүчеләр продукциясе, сөт продукциясе, бал, көнбагыш мае, кондитер эшләнмәләре һәм икмәк продукциясе бар иде.

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров Рөстәм Миңнехановка районның агросәнәгать комплексындагы вәзгыять турында хәбәр итте. Гомуми чәчү мәйданы - 60 мең гектардан артык, шул исәптән 42 мең гектардан артыгы - игенгә яраклы җир (7,7 мең га - уҗым). 
Урып-җыю эшләрен оештыру һәм аларның барышы тиешенчә бәяләнде. 
Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, бүгенге көндә төп бурыч - югалтуларсыз уңышны җыю. Ул шулай ук авыл башлыклары игътибарын кешеләр белән конкрет эш итүгә юнәлдерде.

ТР Бөгелмә муниципаль районы матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20