Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
09.07.2015

Р.Миңнеханов Биләрдә "Сәләт"нең "Фәнсар" фәнни-мәгариф үзәге белән танышты

Р.Миңнеханов Биләрдә "Сәләт"нең "Фәнсар" фәнни-мәгариф үзәге белән танышты Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов кичә республиканың Алексеевск муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Биләр бистәсендәге «Фәнсар» фәнни-мәгариф үзәген ачу тантанасында катнашты.

Рөстәм Миңнехановны ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов,  Алексеевск муниципаль районы башлыгы Владимир Козонков, «Сәләт» хәрәкәтенең баш идеологы – Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы Җәүдәт Сөләйманов, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре озата йөрде.

«Фәнсар» яңа лагере «Сәләт» яшьләр хәрәкәте базасында ачылды һәм Кече Чирмешән елгасы ярындагы элеккеге пионер лагере урынында урнашкан. Оештыручылар фикере буенча академия шәһәрчеге сәләтле мәктәп укучыларын һәм студентларны гуманитар һәм табигать фәннәрен тирәнтен өйрәнү өчен үз тирәсенә җыячак. Төп фәннәр математика, информатика һәм IT-технологияләр булачак.

Яңа лагерь территориясендә 5 торак корпус, ашханә, мәдәният үзәге, административ үзәк урнашкан.

Рөстәм Миңнеханов лагерь территориясен карап чыкты, ашханәдә һәм торак корпусларда булды. Лагерьда тәрбияләнүчеләр белән әңгәмәләшү барышында ул яшәү шартлары белән кызыксынды. Ул шулай ук объектның «Уңайлымохит» программасы таләпләренә туры килүеннән канәгать калды.

Корпусларның берсе белән янәшә Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручыга Кече Чирмешән елгасы территориясен үстерү проектын тәкъдим иттеләр. Авторлар яр буен төзекләндерүнең берничә вариантын күрсәттеләр. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, барлык проектлар да кызыклы, һәм ул инвесторлар эзләү белән җитди шөгыльләнергә тәкъдим итте. «Бу вариантларны концептуаль рәвештә дөрес итеп корырга һәм территорияне зоналарга бүләргә кирәк. Гамәлләрнең төгәл планын эшләргә, шуннан соң иганәче эзләргә була», - диде ул.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнехановка «Сәләт» бергәлеге яшьләре берничә проект турында сөйләделәр.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, «Фәнсар» мәгариф үзәге квалификацияле педагоглар: балалар бакчалары тәрбиячеләре, мәктәп укытучылары әзерләү урынына әверелергә мөмкин. Моннан тыш, «Сәләт»тә балаларны татар теленә өйрәтү өчен махсус методик әсбаплар әзерләнә. Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы ТР мәгариф хезмәткәрләренең традицион август конференциясендә шушы методик әсбапларны тәкъдим итү өчен махсус секция булдыруны йөкләде.

Тантанада Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, борынгы Биләр шәһәре белән янәшә урнашкан территория елдан-ел матурая бара, кунаклар өчен яңа шартлар тудырыла. Ул ассызыклаганча, «Фәнсар» үзәге татарстанлылар өчен генә түгел, бөтен Россиядән һәм чит илләрдән килгәннәр өчен дә файдалы булачак. «Монда төп байлык – кешеләр, педагоглар һәм, билгеле инде, сез. Без сезнең белән горурланабыз. Киләчәктә дә шулай максатка омтылучан, хезмәт сөючән һәм инициативалы булып калыгыз», – диде Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.

Аннары «Фәнсар» флагын күтәрү тантанасы булды, шуннан соң Рөстәм Миңнеханов Кече Чирмешән елгасы янәшәсендәге территорияне төзекләндерү белән танышты. Монда Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручыга «Изгеләр чишмәсе» Биләр дәүләт музей-тыюлыгы территориясен үстерү проектын тәкъдим иттеләр.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20