Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
12.05.2015

Р.Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендәге урамнарны карады

Р.Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендәге урамнарны карады Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов якшәмбе Казанның тарихи үзәгендәге урамнарны карап әйләнде. Максаты шәһәрнең тарихи урыннары белән бергә үзәк туристик маршрутның төзекләндерү дәрәҗәсен карау иде.

Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре озата йөрде.

Беренче пункт 1898 елда архитектор Лев Хрщонович тарафыннан төзелгән Бактериология институты булды. Бүген бинада Казан эпидемиология һәм микробиология фәнни институты урнашкан. Учреждение директоры Рөстәм Фәсәхов башкарылган капиталь ремонт эшләре турында сөйләде. Рөстәм Миңнеханов темпларны киметмәскә кушты.

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы шулай ук 1961 елда ук төзелгән Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге бинасын карады. Татарстан Республикасы Сынлы сәнгать дәүләт музее директоры объектка ремонт кирәклеген әйтте. Барысы 80 млн сумлап акча кирәк булачак. Рөстәм Миңнеханов әлеге объектны контрольгf алырга кушты.

Шуннан соң Рөстәм Миңнехановны Зур Кызыл– Жуковский урамнары чатындагы җир кишәрлеген төзекләндерү белән таныштырдылар. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы төзекләндерүнең барлык вариантларын да карарга кушты.

Зур Кызыл урамы, 35 адресы буенча Венецианов йорты янында урнашкан скверны торгызу Казан консерваториясенә карый икән. Монда шулай ук татар композиторы Рөстәм Яхинга һәйкәл кую планлаштырыла. Татарстан Республикасы лидеры бу инициативаны хуплады.

Аннары агач сәнгате ядкәре булган Варвара Дружинина йортын карадылар. 1911 елда төзелгән объект дүрт янгын кичергән. Бүген тарихи ядкәрне торгызу белән Борис Лурье җитәкчелегендәге белгечләр шөгыльләнә. Җәй азагына эшләрне тәмамларга җыеналар. Рөстәм Миңнеханов реставраторлар белән киләчәк эшләр турында сөйләште.

Карл Маркс урамында Дротаевский йортын карадылар. Эшләр тәмамлангач, монда КДСУ белән хезмәттәшлектә яшь архитектор мәктәбе ачарга җыеналар.

Бүген Рөстәм Миңнеханов Татарстан мәдәният министрына, Казан башкарма комитеты белән бергәләп, Сынлы сәнгать музее территориясен киңәйтү мәсьәләсен карау буенча йөкләмә бирде.

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов Н.И. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы бинасын карады. Бинаның зур реконструкциягә мохтаҗ. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы училищены карап чыкты, эшләр башлау өчен бинаны тикшереп чыгарга кушты.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Лядской бакчасына юнәлде. Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман Рөстәм Миңнехановны яшел зонаны үстерү проекты белән таныштырды. Рөстәм Миңнеханов бакча буенча барлык тәкъдимнәрне дә хуплады.

Тарихи урамнар буйлап йөрү азагында Рөстәм Миңнеханов, Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатына кадәр Казанның тарихи үзәген тәртипкә китерергә кирәк, диде. Бу – төп туристик маршрут, дип белдерде ул, шуңа күрә тротуарларны төзекләндерергә, ядкәрләр фасадларын рекламадан арындырырга, шулай ук веломаршрутны арттыру мөмкинлеген карарга кирәк. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов тагын бер айдан Казан үзәге буйлап урамнарны карап йөрергә җыена.

Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте белдерә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20