Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
21.06.2016

Р.Миңнеханов "Монголия - Татарстан" эшлекле форумында катнашам

 Улан-Баторда "Монголия - Татарстан" эшлекле форумы ачылды, анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Кичә Рөстәм Миңнехановның эш сәфәре белән Монголиягә килүен искәртик. Шушы дәүләт башкаласында ТР Президенты ил җитәкчелеге һәм эшлекле даирәләр вәкилләре белән хезмәттәшлекне ныгыту һәм ике яклы товар әйләнешен арттыру буенча кайбер сөйләшүләр үткәрергә ниятли.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре кысаларында Монголия Президенты Цахиагийн Элбэгдорж белән очрашачак.  Моннан тыш, Монголия Премьер-министры Чимэдийн Сайханбилэг, Монголия тышкы эшләр министры, Россия-Монголия Хөкүмәтара сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек комиссиясе рәистәше Лундэгийн Пурэвсурэн, Монголия Сәнәгать министрлыгы дәүләт секретаре Даваагийн Нямхуу белән очрашулар көтелә.

Татарстан Президенты программасында "Гоби" кәшемир эшләнмәләр фабрикасында булу, «Монголия – Татарстан» икътисади форумында катнашу һәм Татарстан Республикасы сәнгать осталары концертында булу каралган.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20