Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
29.06.2015

Р.Миңнеханов президент праймеризында сайлаучыларның иң күп тавышын җыйды

Р.Миңнеханов президент праймеризында сайлаучыларның иң күп тавышын җыйды Казанда узган президент праймеризы барышында алга таба "Бердәм Россия" ТР Президенты вазифасына күрсәтү өчен караячак өч кандидатура билгеләнде.

Искәртеп узабыз: прймеризда катнашу өчен 4 кандидат күрсәтелде: ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Федерация Советында Татарстан әгъзасы Сергей Батин һәм РФ Президенты администрациясенең эчке сәясәт идарәсе элеккеге җитәкчесе Олег Морозов.

Сайлаучыларга барлыгы 1588 бюллетень таратылды. Аларның һәркайсы тәкъдим ителгән өч кандидатка тавыш бирергә тиеш иде.

Хисап комиссиясе составына 35 кеше керде. Журналистларга комиссия рәисе, Төбәк иҗтимагый ветераннар (пенсионерлар) оешмасы республика советы җитәкчесе Хәбир Иштирәков хәбәр иткәнчә, кандидатлар өчен тавышлар түбәндәгечә бүленгән: Марат Әхмәтов - 874 тавыш, Сергей Батин -705, Рөстәм Миңнеханов - 1513, Олег Морозов - 789. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча 12 бюллетень яраксыз дип табылган.

Шул рәвешле, "Бердәм Россия" партиясе берсен ТР Президентын вазифасына кандидат итеп күрсәтәчәк кандидатлар өчлеге мәгълүм булды - Рөстәм Миңнеханов, Марат Әхмәтов һәм Олег Морозов.    

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20