Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
18.02.2015

Р.Миңнеханов РФ Президенты каршындагы Россия икътисадын модернизацияләү буенча Совет президиумы утырышында катнашты

Р.Миңнеханов РФ Президенты каршындагы Россия икътисадын модернизацияләү буенча Совет президиумы утырышында катнашты Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Яңа Чабаксарда (Новочебоксарск) РФ Президенты каршындагы Россия икътисадын модернизацияләү һәм инновацион үстерү буенча Совет президиумы утырышында катнашты.

Утырышны Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев үткәрде. Анда катнашучылар интеллектуаль милек өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча фикер алыштылар.

"Гыйлемнәргә, уйлап табуларга, ачышларга корылган икътисад турында сөйләгәндә, без тиешле хокукый саклау бар дип күз алдына китерәбез, – диде Дмитрий Медведев, утырышны ачып. – Мондый хокукый саклау интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләрен икътисадый әйләнешкә дөрес җәлеп итү өчен, залог объектларын да кертеп, алар табышны тиешенчә арттырсын, бизнесны капиталлаштыруга ярдәм итсен, икътисадый эшчәнлекнең барлык элементлары да катнашсын өчен кирәк».

Әлеге  президиум утырышы алдыннан исә Дмитрий Медведев һәм аны озата йөрүче затлар Яңа Чабаксардагы кояш электры панельләре заводында булдылар. Бу завод – Россиядәге кояш электр станцияләре проектларына төп инвесторларның берсе «Хевел» компаниясе проекты, дип белдерелә Россия Хөкүмәтенең рәсми сайтында.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20