Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
20.04.2016

Р.Миңнеханов: “Татарстан һәм Тюрингия эшлекле даирәләре тәҗрибә уртаклашып, хезмәттәшлек өчен яңа мөмкинлекләр ачар дип ышанам”

2015 нче ел нәтиҗәләре буенча, Татарстан һәм Германия Федератив Республикасы арасында сәүдә-икътисади хезмәттәшлек кысаларында тышкы сәүдә әйләнеше 1,1 млрд евро тәшкил иткән. Бу хакта бүген Казанда “Татарстан-Тюрингия” икътисади форумында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп узды.

Искәртеп узабыз: Тюрингия (Германия Федератив Республикасы) ирекле дәүләте Премьер-министры Бодо Рамелов җитәкчелегендәге Тюрингия делегациясе Казанга эш сәфәре кыла.

Форум эшендә ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Тюрингия ирекле дәүләтенең икътисад министры Вольфганг Тифензее, Татарстан һәм Тюрингиянең дәүләт хакимияте органнары һәм эшлекле даирә вәкилләре катнашты.

Рөстәм Миңнеханов төбәкләр арасында үзара хезмәттәшлеккә күрсәтелгән теләктәшлек өчен Тюрингия Премьер-министрына, Россия һәм Германия илләре җитәкчелегенә төбәкләр дәрәҗәсендә элемтәләр урнаштыруга ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде. “Халыкара сәяси климат, һичшиксез, җайга салыначак. Бүген безнең төп бурыч – бизнеска дөрес импульс бирү. Татарстан икътисадның күп кенә тармаклары буенча дөнья базарларында алдынгы урыннарны биләп торган немец компанияләре белән үзара отышлы хезмәттәшлеккә омтыла. Бүгенге утырышлар барышында Татарстан һәм Тюрингия эшлекле даирәләре тәҗрибә уртаклашып, булган бизнес-мөмкинлекләр турында фикер алышып, хезмәттәшлек өчен яңа мөмкинлекләр ачар дип ышанам”, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов форумда катнашучыларга.

Президент билгеләп үткәнчә, Германия – Татарстанның алдынгы чит ил партнеры. Узган елда үзара товар әйләнеше 1 млрд евродан артып киткән, балансланган. Р.Миңнеханов Германиядән машина һәм җиһазлар кертелүен, Германиядән инвестицияләрнең 1 млрд евро тәшкил итүен әйтте. Республика башлыгы Татарстанда немец капиталы белән 80ләп предприятие исәпләнүе турында шәрехләде, Германиянең “Сименс”, “Линде” һәм башка әйдәп баручы фирмалары белән уңышлы эш гамәлгә ашырылуын белдерде.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, “Алабуга” МИЗ резидентлары арасында немец партнерлары белән я уртак саналган, я бүлендек 4 компания бар. Президент “Зельгрос”, “Медиа Маркт” кебек гипермаркетларның халыкта зур популярлыкка ия булуын әйтте.

“Тюрингия Ауропа һәм Германиядә үзәк урынны алып тора, көнбатыш һәм көнчыгыш Ауропа төбәкләре арасында икътисади мөнәсәбәтләрне тоташтыргыч күпер ролен уйный. Тюрингиядә автомобиль һәм машина төзү, электроника һәм электр техникасы, оптика һәм җайланмалар төзү кебек юнәлешләр үсеш алганын беләбез. Тюрингиядә фәнни-җитештерү үзәкләре шактый күп урнашкан. Әлеге барлык юнәлешләр безнең республика оешмалары өчен кызыклы”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Президент фикеренчә, югары технологияләр өлкәсе үзара хезмәттәшлекнең мөһим юнәлеше була алыр иде. “Без Казанда Германия-Россия яңа технологияләр институтын булдыруда Тюрингиянең әйдәп баручы югары уку йорты – Ильменау техник университеты актив катнашуына шатбыз. Татарстан Республикасы, Россиянең әйдәп барган, сәнәгате үсеш алган төбәге буларак, Тюрингия бизнесын энергетика, нефть химиясе, очкычлар төзелеше, машина төзү комплексы, IT һәм башка югары технологияләр, агросәнәгать комплексы, төзелеш, медицина кебек өлкәләре белән кызыксындыра алыр иде. Татарстан – инновацион төбәк. Былтыр республика Россия илкүләм инвестицион климат торышы рейтингында беренче урынны яулаган иде”, - дип билгеләп узды Рөстәм Миңнеханов.

Республика җитәкчесе ТРда “Алабуга”, “Иннополис” кебек махсус икътисади зоналар булуын әйтте. Россия Хөкүмәте карары нигезендә, Татарстанда Яр Чаллының социаль-икътисади үсеш мөмкинлекләре алдан билгеләнгән территория буларак танылуын билгеләп үтте. “Бу резидентларга ташламалы салымнар мөмкинлеген бирә”, - диде ул.

“Татарстан университетлары һәм тикшеренү үзәкләре югары рейтингка ия. Безнең индустриаль парклар, технопарклар – безнең илдә иң нәтиҗәлеләренең берсе. Без нанотехнологияләр, биотехнологияләр, композит материаллар җитештерү, робот техникасы һәм башка заманча юнәлешләрдә эш алып барабыз. Күп кенә проектларда партнерлар сыйфатында чит ил компанияләре катнаша”, - дип сөйләде Рөстәм Миңнеханов.

Президент якындагы елларда Татарстанда киңкүләм инвестицион проектлар гамәлгә ашырылачагын әйтте. “Иннокам” Кама инновацион территориаль кластер якындагы ун елда икътисад үсешенең төп ноктасы булачак”, - диде ул һәм Зөя (Свияжск) төбәкара мультимодаль логистика үзәге, тизйөрешле тимер юл магистрале һәм башкаларны санап үтте.

Р.Миңнеханов Казанның спорт башкаласы булуын да билгеләп узды. 2013 нче елда Универсиада үткәрелүен, узган елда Спортның су төрләре буенча ДЧ узуын, бу көннәрдә дзюдо буенча Ауропа чемпионаты ачылуын, былтыр эшче һөнәрләр буенча Ворлдскиллс дөнья чемпионатын уздыру хокукына лаек булуыбызны әйтте. “Аны икътисад һәм бизнес өчен җитди чемпионат дип саныйм”, - диде.

“Татарстан Тюрингия компанияләренең Россия базарында эшләү өчен старт мәйданчыгы буларак безнең республиканы сайлавы белән кызыксына. Без үзара отышлы шартларда хезмәттәшлеккә һәм элемтәләрне киңәйтүгә әзер”, - дип төгәлләде Президент чыгышын.

Бодо Рамелов Татарстан һәм Тюрингия арасында икътисади “күперләр” төзергә өндәде. “Тулы куәтле тәҗрибә алмашып булмый торган әйберләр дә бар икән. Мәсәлән, сезнең танылган Сабан туе бәйрәме. Миңа сездә бу бәйрәмгә ат чабышлары үткәрелүе турында сөйләделәр. Бу мәсьәләдә, кызганычка каршы, сезгә берни дә тәкъдим итә алмабыз”, - дип шаяртты ул.

Альберт Кәримов Татарстанның сәнәгать потенциалын презентацияләде. Ул ассызыклаганча, Татарстан Германиянең төрле төбәкләре белән дәвамлы элемтәләргә ия. “Бүген ике як өчен дә отышлы хезмәттәшлекне, тышкы сәүдә әйләнеше күләмен үстерү өчен мөмкинлекләр җитәрлек”, - дип белдерде министр. Ул чит ил кунакларын Татарстан сәнәгатенең аеруча актив үсеш ала торган тармакларында хезәттәшлек итәргә өндәде – нефть продуктлары җитештерү һәм нефть химиясе, файдалы казылмалар табу, машина төзелеше һәм азык-төлек продуктларын җитештерү һ.б. Альберт Кәримов республика икътисады һәм сәнәгатенең төп тармакларына кыскача тукталып, үсеш күрсәткечләрен билгеләп узды.

Вольфганг Тифензее Тюрингиянең сәүдә-икътисади куәтен тәкъдим итте. Ул Тюрингиядә машина һәм автомобиль төзү, металл чыгару һәм аны эшкәртү, металлдан эшләнмәләр ясау, электрика, оптика, фотоника, микроэлектроника, азык-төлек сәнәгате, мәгълүмати-коммуникацион технологияләр үсеш алуын билгеләп үтте.

Эшлекле форум кысаларында ике яклы хезмәттәшлек турында документлар имзаланды.

Фотосурәтләр prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20