Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
13.01.2016

Р.Миңнеханов: “Татарстан Республикасы прокуратурасы Россия Федерациясендә алдынгы позицияләрне биләп тора”

Р.Миңнеханов: “Татарстан Республикасы прокуратурасы Россия Федерациясендә алдынгы позицияләрне биләп тора”Татарстан Республикасы прокуратурасы Россия Федерациясендә алдынгы позицияләрне били һәм бөтен ил өчен кадрлар әзерләү урыны булып тора. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, шулай дип белдерде.

Россия Федерациясе прокуратура органнары оешуга 294 ел тулуга багышланган тантаналы чарада, шулай ук, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Татарстан прокуратурасы белән 2000-2013 нче елларда җитәкчелек иткән Кафил Әмиров, ведомство ветераннары катнашты.

Бәйрәм чарасы Россия Генераль прокуроры Юрий Чайканың видеотәбрикнамәсе белән башланып китте.

Аннан соң прокурорларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте. “Бүген прокуратура, 300 еллап элек кебек үк, иң ышанычлы дәүләт институтларының берсе булып тора. Татарстан Республикасы прокуратурасы Россия Федерациясендә алдынгы позицияләрне биләп тора һәм бөтен ил өчен кадрлар әзерләү урыны булып тора. Халык һәм җәмгыять алдындагы ачыклык, конструктив диалогка әзерлек аңа хас сыйфатлар булды. Югары профессиональлек, фидакарь хезмәт, эш сөючәнлек нәтиҗәсендә, Татарстанда закон үтәлеше тәэмин ителә”, - дип белдерде республика башлыгы.

Президент ассызыклаганча, республика җитәкчелеге прокуратура хезмәте нәтиҗәләренә зур игътибар бирә. “Узган елда без, прокуратура белән берлектә, хезмәт хакын вакытында түләтү һәм эшсезлекне киметү буенча бурычны хәл иттек. Прокурор тикшерүләре буенча хезмәт хакын түләмәгән затлар җаваплылыкка тартылды. Хезмәт хакы буенча 350 млн сумнан артык бурыч түләттерелде. Алданган өлешчеләр проблемасы да һәрвакыт игътибар үзәгендә булды. Прокуратура органнары тарафыннан өлешкә кереп торак төзү өлкәсендә закон үтәлеше буенча чаралар комплексы гамәлгә ашырылды. 80 нән артык гаепле вазифаи зат җаваплылыкка җәлеп ителде, җинаять эшләре кузгатылды. Быел да бу кискен социаль проблеманы бергәләп хәл итәчәкбез”, - дип билгеләп узды Рөстәм Миңнеханов.

Президент әйтүенчә, прокуратура эшчәнлегендә Интернет челтәрендә тыелган гамәлләрне фаш итүгә юнәлдерелгән мәгълүмати-аналитик системаны файдаланылышка кертү дә зур казаныш булып тора. Бу юнәлештә эш Интернетта наркотиклар, комарлы уеннар, суицид, балалар порнографиясе һәм башка яман күренешләрнең гражданнарга тискәре тәэсиренә чик куярга ярдәм итә, ди ул.

Рөстәм Миңнеханов эшмәкәрлек субъектлары эшчәнлегендә киеренкелекне киметү юнәлешендә калыплашкан төстә эш алып барылуына игътибарны юнәлтте. “Тикшерүләр саны кыскарды, бизнеска нигезсез административ басым кимеде. Бу чаралар кече һәм урта бизнес үсешенә ярдәм итәр, аларга акча эшләп, бюджетны тулыландырырга мөмкинлек бирер дип ышанам”, - диде ул.

Президент прокуратураның хокук саклау органнары эшчәнлеген координацияләүдәге ролен ассызыклап узды. Узган елда җинаятьләр саны артуга карамастан, җинаятьчелеккә каршы көрәштә һәм хокукыйлыкны тәэмин итүдә актив һәм конструктив позициядә булулары өчен хокук сакчыларына рәхмәт җиткерде.

“Агымдагы ел республикада Су саклау зоналары елы итеп игълан ителде. Сезнең белән бергә һәм районара табигатьне саклау прокуратурасы белән берлектә, татарстанлыларның уникаль табигать зоналарында тулы канлы ялы өчен шартлар тудырырбыз дип ышанам”, - дип мөрәҗәгать итте Р. Миңнеханов прокурорларга.

Президент гаделлек һәм социаль тотрыклылыкны тәэмин итүләре өчен прокуратура органнары хезмәткәрләренә рәхмәтен ирештерде. Ул, шулай ук, намус белән хезмәт итү традициясен салган ведомство ветераннарына да рәхмәтен ирештерде, аларга сәламәтлек, тормышларында уңышлар теләде.

Тантанада Р.Миңнеханов үз эшенең осталарына дәүләт бүләкләре тапшырды. Законлылык һәм хокук тәртибен тәэмин итүгә керткән өлеш, Казанда спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионаты һәм “Мастерс” категориясендә ДЧ уздыруга әзерлек һәм ярышларны үткәрүдә актив катнашкан өчен, Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков “Фидакарь хезмәте өчен” медален тапшырды.

Илдус Нәфыйков та үз коллегаларын бәйрәм белән котлады. “Прокуратура хезмәткәрләренең эше һәрвакыт киеренке булды һәм фидакарьлек сорады. Бурычка тугры хезмәт итү алда куелган мәсьәләләрне намус белән хәл итәргә мөмкинлек бирер дип ышанам”, - диде ТР прокуроры, һәм хезмәт алдынгыларына Генераль прокуратураның ведомство бүләкләрен тапшырды.

Ренат Тимерҗанов прокурорларны РФ Президентының ИФОдагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич исеменнән тәбрикләде.

Бүләкләү тантанасында игълан ителгәнчә, бүген РФ Президенты Указы нигезендә, Яр Чаллы прокуроры Александр Евграфовка “Россия Федерациясенең атказанган прокуратура хезмәткәре” мактаулы исеме бирелгән.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20