Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
14.04.2016

Р.Миңнеханов: “Татарстанның бер районында да юл тамгалары салу буенча сатулар уздырылмаган”

 Татарстанда юл тамгалары салу буенча эшләрне башкаручыны билгеләү өчен сатулар әлегәчә уздырылмаган.

Бүген ТР Министрлар Кабинетында ТР Хөкүмәтенең юлларда хәрәкәт иминлеген тәэмин итү буенча комиссиясе утырышында ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов шул җитешсезлеккә игътибарны юнәлтте. Ул билгеләп үткәнчә, гадәттә, сатулар уздыру һәм килешүләр имзалауга 45 көнгә кадәр вакыт таләп ителгән. “Тәҗрибә шуны күрсәтә: сатулар мартта игълан ителеп, килешүләр апрель азагында имзалана иде”, – диде Татарстанның баш автоинспекторы. Сатуларны тиешле вакытында уздырмауның төп сәбәпләре дип ул акча юклыкны яки конкурс документациясенең әзер булмавын атады. Шул ук вакытта бу максатларга акчаның, кагыйдә буларак, бүлеп бирелүен билгеләп үтте.

Әлеге уңайдан Р.Миңнеханов ЮХИДИнең территориаль бүлекчәләре җитәкчеләре үзләренең күзәтчелек вәкаләтләре кысаларында хилафлыкларны бетерүгә күрсәтмәләр бирергә, ихтыяҗ булганда, прокуратура һәм судлар белән берлектә, бу эшләрне уздыруга җаваплы затларны административ җаваплылыкка тартырга тиеш, дип ассызыклады

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20