Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
14.05.2015

Р.Миңнеханов ТРның Алабуга районында булды

ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов муниципалитетларга эш сәфәре кысаларында Алабуга районында булды. Ул ТР Премьер-министры урынбасары –  ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән район кырларын очкычта күктән күзәтте һәм авыл хуҗалын предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов белән Марат Әхмәтов районда язгы кыр эшләре барышыннан канәгать булуын белдерде. М.Әхмәтов сүзләренә караганда, Алабуга районы - авыл хуҗалыгы үсеше буенча республиканың тотрыклы муниципалитетларның берсе, биредә нык хуҗалыклар эшли. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре сөтне сату бәяләре түбән булуын белдерде. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы сөтнең үзкыйммәтен бары тик туклыклы азык ашату исәбенә генә төшерү мөмкин булачагын әйтә. “Бу чыгымнарны 10 процентка киметү мөмкинлеге бирә, сатып алу бәяләрен күтәрүнең башка перспективасы әлегә юк, көзен бәяләр вакытлыча күтәрелсә генә”, - дип билгеләп үтте министр.

ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы шушы сәфәр кысаларында Танайка авылында физкультура-сәламәтләндерү комплексын ачу тантанасында булды, ул исә авылны үстерү буенча федераль программа буенча төзелде.

Искәртеп үтик: Танайка бу федераль программага кергән икенче авыл исәпләнә. Беренчесе - Хлыстово авылы, анда шулай ук юллар төзекләндерделәр, су белән тәэмин итү сыйфатын яхшырттылар, физкультура-сәламәтләндерү комплексы төзеделәр.

Мальцево авылында Рөстәм Миңнеханов районның үз программасы кысаларында төзелгән клубны ачу тантанасында катнашты.

ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы авылда яшәүчеләрне клуб ачылу белән котлады. “Без авылны сакларга тиеш, шул ук вакытта авыл хуҗалыгы иң мөһим юнәлешләрнең берсе дип саныйбыз. Башка илләрдән кертелә торган продуктларның сыйфаты югары түгел, иң яхшы продуктны үзебез җитештерәбез. Барлык программаларыбыз да авылларга ярдәм итүне максат итеп куя, алар киләчәктә дә гамәлгә куелачак”, - дип белдерде ул. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов клубның матди базасын ныгыту өчен 100 мең сумга сертификат тапшырды.

Биш елда Алабуга районында 6 авыл клубы һәм күп функцияле 2  үзәк төзелгән һәм ремонтланган. Быел республика программасы буенча районда тагын 2 клубны ремонтлау һәм  күп функцияле 1 үзәк реконструкцияләү планлаштырыла.

Рөстәм Миңнеханов Мальцевога визиты тәмамланганда Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар һәйкәленә чәчәкләр куйды. Бу обелиск Җиңүнең 70 еллыгына яңартылган иде.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20