Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
23.04.2015

Р.Миңниханов: «Татарстан Россия-Куба мөнәсәбәтләрен киңәйтүдә бәйләүче буын булырга әзер»

Татарстан Россия-Куба мөнәсәбәтләрен киңәйтүдә бәйләүче буын булырга әзер. Бүген бу хакта ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казанда Сәүдә-икътисади һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Куба хөкүмәтара комиссиянең 13нче утырышында белдерде.

Утырыш "Корстон" комплексында РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Рогозин һәм Куба Республикасы Министрлар советы Рәисе урынбасары Рикардо Кабрисас катнашында узды.

"Иң беренче итеп, Россия һәм Куба җитәкчеләренә динамикалы үсеш кичерүче Россия-Куба мөнәсәбәтләре кысаларында төбәк хезмәттәшлеген үстерү мәсьәләләренә игътибар биргән өчен рәхмәт белдерәсем килә. Татарстан, Россиянең әйдәп баручы сәнәгый үсеш кичергән төбәге буларак, безнең илләр арасында мөнәсәбәтләрне киңәйтүдә бәйләгеч буын булырга әзер", - дип белдерде Р.Миңнеханов. Ул билгеләп узганча, Татарстан һәм Кубаның күптәнге элемтәләре бар, 15 елдан артык Кубада Татарстан вәкиллеге эшли.

"Күп еллар буе сезнең илгә безнең продукция - вертолетлар, "КАМАЗ"лар җибәрелде, Татарстан вузларында Куба студентлары белем алды. Бездә хезмәттәшлек өчен мөмкинлекләр зур, беренче чиратта икътисад өлкәсендә, ни кызганыч, аларны әлегә тулысынча файдаланмыйбыз", - диде Татарстан лидеры.

Аның сүзләренчә, Куба ягы шина производствосын модернизацияләү, Кубада "КАМАЗ" вәкиллеген ачу, Казанда җитештерелгән вертолетлар, аерым алганда, җиңел "Ансат" вертолетына хезмәт күрсәтү буенча сервис үзәген оештыру белән кызыксынган. Татарстан сәнәгый продукциянең 50 процентка якынын экспортка чыгара. "Сезнең территориягә нефть химиясе продукциясе һәм чимал җибәрә алыр идек", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.  "Татарстан конструктив эш өчен тиешле шартларны булдырган дип өметләнәм", -  дип сүзен йомгаклады Татарстан лидеры һәм алга таба Куба белән элемтәләр ныгый барыр, дигән ышаныч белдерде.  

Дмитрий Рогозин үз чыгышында ике яклы Россия-Куба мөнәсәбәтләренә Росия төбәкләрен актив җәлеп итү зарурлыгын билгеләп үтте. "Безнең мөнәсәбәтләр вакыт белән сыналды һәм стратегик партнерлык һәм дуслык рухында үсеш кичерә", - дип мөрәҗәгать итте ул Куба вәкилләренә. Аның сүзләренчә, Россия Президенты Владимир Путинның Кубага узган елгы сәфәре дә ике яклы элемтәләрне ныгытуга яңа этәргеч биргән. Россиягә Куба Республикасы Дәүләт советы  һәм Министрлар Советы  Рәисе килер дип көтелә.

"Бүген без металлургия, энергетика, авиатөзелеш, транспорт, финанс өлкәсендә хезмәттәшлекнең күп кенә кызыклы темалары хакында фикерләштек, - диде Д.Рогозин. - Үзебезнең төбәкләрдә, аерым алганда, Татарстанда җитештерелгән техниканы илләр базарына бергәләп этәрәчәкбез". Ул шулай ук Кубада Казан вертолет заводында җитештерелгән "Ансат" вертолетын җыю буенча аерым проект төзү тәкъдиме белән чыгыш ясады. Шулай ук Куба вәкилләрен Россиядә узачак икътисади форумнарга да чакырды.

Куба Республикасы Министрлар советы Рәисе урынбасары Рикардо Кабрисас Татарстанга "кунакчыллык һәм чараны яхшы итеп оештырган" өчен рәхмәт белдерде. Аның сүзләренчә, бүген "Россия һәм Кубаның ике яклы мөнәсәбәтләрендә булган проблемаларны бетерү буенча актив эш башлана, төрле өлкәләрдә хезмәттәшлек өчен яңа мөмкинлекләр ачыла". Әйтик, электр энергетикасы, металлургия, сәнәгый җитештерү, транспорт өлкәсендә багланышларны активлаштыру буенча эш нәтиҗәләре бар. Ул шулай ук сәламәтлек саклау һәм фармацевтика сәнәгате өлкәсендә дә актив хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында белдерде. Аның фикеренчә, Россия базарларына Кубадан күп төрдәге продукция китереп булыр иде. Моннан тыш, Куба Россия белән икътисади, коммерция, мәдәни һәм спорт мөнәсәбәтләрен үстерүгә аерым әһәмият бирә.

Утырыш ахырында очрашуда катнашучылар хезмәттәшлек турында 10 ике яклы документ имзалады.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20