Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
01.04.2016

Р.Нуриев фестиваленә билетлар сатыла башлады

 2 апрель көнне Рудольф Нуриев исемендәге XXIX халыкара классик балет фестиваленә билетлар сатуга чыга. Быелгы фестиваль 11-28 май көннәрендә М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры сәхнәсендә уздырылачак.

Фестиваль программасы 13 спектакльдән гыйбарәт. Форум Ц. Пуни һәм Р. Дриго музыкасына язылган “Эсмеральда” классик балеты белән ачылачак һәм Борис Эйфман исемендәге Санкт-Петербург дәүләт балет академия театры гастрольләре белән тәмамланачак. Алар тамашачыга П.Чайковский һәм А.Ситковецкий музыкасына иҗат ителгән “Евгений Онегин”, М.Равель, К.Сен-Санса, Ж.Массне музыкасына язылган “Роден” спектакльләрен тәкъдим итәргә ниятли.

Фестиваль кысаларында тамашачылар “Жизель”, “Аккош күле”, “Дон Кихот”, “Баядерка”, “Шүрәле”, “Анюта” кебек спектакльләрне карау мөмкинлегенә ия булачак. Шулай ук, М. Җәлил опера һәм балет театрының авторлык балетлары — “Спартак” һәм “Dona Nobis Pacem” (“Безгә тынычлык бир”) дә тамашачылар хозурына тапшырылыр дип ниятләнә.

Фестивальнең тулырак программасы белән М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры сайтында (http://kazan-opera.ru) танышырга мөмкин.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20