Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
31.07.2015

Ромашина: “Казандагы дөнья чемпионатын тыныч күңел белән тәмамлыйбыз”

 Казанда синхрон йөзү буенчп ирекле программада Наталья Ищенко белән дуэт башкарган олимпия чемпионкасы Светлана Ромашина су мундиаленнән ис-кичерешләре белән уртаклашып, алтын медальләрен кайда саклавы турында сөйләде.

“Бу дөнья чемпионатының 18 нче медале булса да, барыбер күтәренке хисләр кичерәм. Безнең медальләрнең һәркайсының үз тарихы бар, алар һәркайсы кечкенә бер тормыш чагылышы”, - дип сөйләде Ромашина җиңү китергән чыгышыннан соң журналистларга.

Светлана Ромашина “Инопланетяне” программасын әзерләү барышы турында мәгълүмат җиткереп, бу чыгышка кеше карашы белән карамаска омтылганнарын билгеләп узды. “Тренерыбыз бөтен эчке дөньябызны астын өскә китерде дияргә була”, - дип билгеләп узды ул.

“Без дөнья чемпионатын тыныч күңел белән тәмамлыйбыз. Безнең өчен иң мөһиме тренерның канәгать калуы. Чыгыштан соң ул безне кочаклап, үбеп мактады”, - диде Светлана.

“Чыгышлар төгәлләнгәннән соң ниндидер алҗу хисе бар. Стартлар вакытында һәрвакыт кайсыдыр җир авырта кебек тоела. Ярышлар тәмамлануга, бер җирем дә авыртмаганын аңлыйм. Ял итеп, юынып, допингка барасы гына килә, һәм мин ирекле”, - диде синхрончы.

Светлана Ромашина трибуналарда үзе өчен әнисе җан атып торуына чиксез шат булуын белдерде. “Ул минем ярышларда нибары икенче мәртәбә генә. Сүз уңаеннан, беренче тапкыр, шулай ук, Казанда 2013 нче елгы Универсиада булган иде. Әмма мин әнием монда булганда ныграк каушыйм., борчылам. Ата-ананың дулкынлануы миңа күчә”, - дип билгеләп узды ул.

С. Ромашина өендә медальләр өчен аерым урын булуын әйтте, ә Олимпия уеннарында алган “алтын”нарын ул сейфта саклый икән.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20