Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
12.05.2017

Рособрнадзор дәүләт йомгаклау аттестациясен бәяләү буенча тәкъдимнәрен әзерләгән

Рособрнадзор дәүләт йомгаклау аттестациясе имтихан эшләрен бәяләү буенча тәкъдимнәрен җиткергән. Бу хакта Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил сайтында хәбәр ителә.

Шул рәвешле, тәкъдимнәр буенча, төп дәүләт имтиханы катнашучысы җыярга мөмкин максималь балл күләме рус теленнән — 39, математика буенча — 32 («алгебра» модуле — 14, «геометрия» — 11, «реаль математика — 7), физика буенча — 40, химия буенча — 34, биологиядән — 46, географиядән — 32, җәмгыять белеме буенча — 39, тарихтан — 44, рус әдәбиятыннан — 23, информатика һәм мәгълъмати технологияләр буенча- 22, чит телләр буенча (инглиз, алман, француз, испан) — 70 балл тәшкил итә.

Минималь балл күләмен мәгариф өлкәсендәге төбәк хакимият органнары билгели.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!