Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
04.09.2017

Роспотребнадзор Бөекбританиядә Е гепатитының "кабынуы" турында кисәтә

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек (Роспотребнадзор) федераль хезмәте Бөекбританиядә Е гепатиты белән авыручылар саны арту хакында кисәтү белән чыкты. Бу хакта «Известия» язып чыкты.

Идарә тармагы матбугат хезмәтенә сылтама белән җиткерелгән хәбәрдән аңлашылганча, меңләгән инглиз кешесе Е (HEV) гептитын йоктырган булырга мөмкин икән инде. Ул Бөекбританиягә башка илләрдән кертелгән дуңгыз итеннән булган азык-төлектә ачыкланган. Белгечләр уйлавынча, моңа дуңгызларны асрау һәм ашату белән бәйле кагыйдәләрнең бозылуы сәбәпче булырга мөмкин.

Шул уңайдан Роспотребнадзор территориаль бүлекләренә әйләнештә булган әлеге төр азык-төлеккә карата контрольне көчәйтергә боерган.

www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин КОС. С Днем Химика!