Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
14.11.2017

Роспотребнадзор Россия туристларын Сербиядә кызамыкның киң таралуы хакында кисәтте

Роспотребнадзор Россия туристларына Сербия һәм Европаның башка илләренә сәяхәт кылыр алдыннан кызамыкка каршы вакцинация үтәргә тәкъдим итә. Бу – әлеге илләрдә кызамык авыруының киң таралуы белән бәйле, дип яза «Известия».

Сербия Сәламәтлек саклау институты мәгълүматлары буенча, 2017 елның октябреннән алып илдә 65 кеше кызамык белән авырган, берничә кеше якты дөнья белән хушлашкан.

Роспотребнадзордан хәбәр итүләренчә, быел Европада кызамык 30 кешене «теге дөнья»га алып киткән.

Сүз уңаеннан, 13 ноябрьдә идарә тармагы, россиялеләрнең 63 миллионга якынының гриппка каршы прививка ясатуын җиткергән иде.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20