Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
25.04.2017

Россельхозбанкның Татарстан филиалы игенчеләрне кредитлау күләмен арттырды

2017 ел башыннан Россельхозбанкның Татарстан филиалы игенчеләргә сезонлы эшләр башкару өчен 3,7 млрд. сум акча бирде, бу күрсәткеч узган елның шушы чорына караганда 18%ка күбрәк. Шулардан 3,6 млрд. сумы ташламалы кредитлау механизмы кысаларында бирелде, дип хәбәр итәТатарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

«Аграрийларны вакытында финанслау авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләргә чәчүгә үз вакытында әзерләнергә, орлыклар, үсемлекләрне яклау чаралары, минераль ашламалар, ягулык-майлау материаллары сатып алырга һәм агымдагы мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирде. Россельхозбанк авыл хуҗалыгы тармагын кредитлауга аерым игътибар бирә һәм аграрчыларның заем ресурсларыннан файдалануын арттыру юнәлешендә системалы эш алып бара», — дип билгеләп үтә банкның Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кәдермәтова.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!