Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
31.03.2016

Россельхознадзор санитар-экологик ике айлыгы чорында күзәтчелек чараларын үткәрүне катгыйлатачак

Россия Ветеринария һәм фитосанитария буенча күзәтчелеге федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе, санитар-экологик ике айлыгы алдыннан,  җитештерү һәм кулланылыш калдыклары буенча тибигатьне саклау законнары таләпләре үтәлешен, җир участокларының санитар-экологик хәлен контрольда тотарга һәм күзәтчелек итәргә тәкъдим итте.

Ведомство хәбәр иткәнчә, ике айлык чорында идарә торак пунктлар, терлекчелек фермалары һәм башка авыл хуҗалыгы җитештерү объектлары тирәсендәге авыл хуҗалыгы җирләрендә санкцияләнмәгән чүплекләрне ачыклау белән бәйле контроль-күзәтчелек чараларын үткәрүне көчәйтергә планлаштыра.

Россия Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе авыл хуҗалыгы җирләре, терлекчелек һәм кошчылык фермалары территорияләрендә чүп-чар түгелгән урыннары ачыкланган, шулай ук терлек күмү урыннары канәгатьләнерлек булмаган очракта (843) 277-52-20, 570-27-65, 278-93-53, 277-65-14 телефоннары аша мөрәҗәгать итүне сорый.

Искәртеп үтик: 1 апрельдән 31 майга кадәр Татарстанда республика торак пунклары территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик ике айлыгы узачак.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20