Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
29.09.2017

Россия 2019-2025 нче елларда туризмны үстерүгә 445 миллиард сум тотачак

2019−2025 еллардагы Туризмны үстерү буенча яңа Федераль максатчан программа кысаларында эчке һәм җирле туризмны үстерүгә 445 миллиард сум тотылачак, дип хәбәр итте Туризм буенча федераль агентлык (Ростуризм) башлыгы Олег Сафонов.

Аның сүзләренә караганда, Россия Федерациясе субъектлары һәм җирле бюджет күләме 15 миллиард сумны тәшкил итәчәк. Ә бюджеттан тыш 346,65 миллиард сум бүленәчәк, дип яза «Интерфакс».

Федерацияләр Советында пәнҗешәмбе көнне 2019−2025 еллардагы яңа федераль максатчан программа проекты турында фикер алышачаклар. Ул 2018 елга кадәр исәпләнгән гамәлдәге программага алмашка килергә тиеш. Ростуризмда элегрәк яңа дәүләт программасында туризм тармагына ярдәм итү чаралары кертелгән, дип хәбәр иткәннәр иде. Программада һөнәри кадрлар әзерләүдән башлап, туристлык компанияләренә круиз суднолары һәм автобуслар паркын яңартуга кадәр ярдәм ысуллары каралган.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин